Логотип Идель
Белми калма

Югалган сугышчыларны эзләүдә яшьләр дә катнаша 

Татарстанда Бөек Ватан сугышында хәбәрсез югалган солдатларны эзләү эшендә яшьләр дә актив катнаша. Арада 14 яшьлек үсмерләр дә бар. Бу хакта бүген футбол буенча Дөнья чемпионатының шәһәр матбугат үзәгендә узган матбугат очрашуында ТР “Ватан” төбәкара иҗтимагый яшьләр оешмасы җитәкчесе Илья Прокофьев җиткерде. 

– Яшьләрнең кызыксынуы көчле. Әти-әниләре белән дә уртак тел табып эшлибез, – диде ул.

Матбугат конференциясе Хәтер һәм кайгы көненә багышланды. Илья Прокофьев билгеләп үткәнчә, бүген Самосырово зиратында, Түбән Новогород өлкәсендә язгы экспедиция вакытында табылган Татарстан солдаты Ефим Ефимовның җәсәде җирләнгән. Ул хәбәрсез югалганнар исемлегендә булган.

– Һәлак булган солдатның медальоны һәм аның вкладышы сакланган. Андагы язулар ачык аңлашыла. Шуларга карап, Ефимов Ефим Ефимовичның ТАССРда, Столбище районы Карадуле авылында туганлыгы ачыкланды, – диде Илья Прокофьев.

Конференциядә “Җиңү волонтерлары” Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәтенең төбәкара бүлеге җитәкчесе Александр Жаринов та катнашты. Ул хәрәкәт әгъзаларының футбол буенча Дөнья чемпионаты вакытында да актив катнашуларын билгеләп үтте.

– Волонтерларыбыз шәһәр волонтерлары булып исәпләнә. Быел безнең 17 вәкил Чемпионат вакытында да волонтер булып эшләргә теләк белдерде. Без читтә кала алмыйбыз, – диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев