ЙОМГАКЛАУ ИНШАСЫНЫҢ ВАКЫТЫ КҮЧЕРЕЛӘ

Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек хезмәте (Рособрнадзор) 11 сыйныфлар яза торган йомгаклау иншасының көнен күчерде.

 

Россия укучылары яза торган йомгаклау иншасы 5 апрельдән 15 апрельгә күчерелә. Шулай ук өстәмә көннәр дә үзгәрә: 21 апрель һәм 5 майдан 5 май һәм 19 майга күчә.

 

Йомгаклау иншасын уңышлы язу БДИга керү өчен төп шарт булып тора. Инша нәтиҗәләре абитуриентларны кабул иткәндә югары уку йортлары тарафыннан  исәпкә дә алына ала.

 

Җитди сәбәпләр аркасында иншага килә алмаган яки аны язып бетерә алмаган укучылар аны өстәмә көннәрдә яза алачак.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
Шәп укыла
Иҗат
КЫЯР БЕЛӘН ПОМИДОР ТУРЫНДА ХИКӘЯТ
577
0
0
Иҗат
«УНБЕРЕНЧЕ ӘХМӘТ» ӘКИЯТЕ
1448
0
1
Иҗат
ДИЮ КЫЗЫ, БАЙ МАЛАЕ ҺӘМ МУЛЛА
1482
0
0