Логотип Идель
Белми калма

«ЙОЛДЫЗЛЫК« һәм «БЕЗНЕҢ ЗАМАН» РАЙОННАР БУЙЛАП ЗУР КОНЦЕРТ ТУРЫНА ЧЫГА

«Йолдызлык» һәм «Безнең заман» фестивальләре Татарстан буенча зур турга чыга.

Әлеге иҗади турне 4-18 сентябрь көннәрендә узачак. Тур Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышлана.

– Бөтен кешенең дә гала-концертка Казанга килергә мөмкинлеге юк, – ди фестивальләрнең генераль продюсеры Дмитрий Туманов, – ә бит бу материаль булмаган мирасны мөмкин кадәр күбрәк кешегә күрсәтәсе килә. Шуңа күрә без бу юлы иң ерак район, авылларга кадәр барып җитү максатын куйдык. Мисал өчен, без беренче тапкыр  Ютазы, Әгерҗе районнарында чыгыш ясаячакбыз. Моңа кадәр “Йолдызлык”ның да, “Безнең заман”ның да анда концерт куйганы юк иде.

– Моның кадәр масштаблы турның әле булганы юк иде. Һәр районның программасы аерылачак һәм бары тик иң яхшы чыгышлардан гына торачак. Кабатланмас бәйрәм көтелә!

«Созвездие-Йолдызлык» һәм «Наше время-Безнең заман» артистлары Әгерҗе районында – 5 сентябрьдә (Вәрклед-Бодья авылы мәдәният йорты), Менделеевск районында – 6 сентябрьдә (Бәзәкә авылы мәдәният йорты), Ютазы районында – 8 сентябрьдә (Байлар һәм Ютазы мәдәният йорты), Азнакайда – 9 сентябрьдә (Тымытык мәдәният йорты), Яшел Үзәндә – 11 сентябрьдә (Олы Яке һәм Әйшә авыллары мәдәният йортлары), Кукмарада – 12 сентябрьдә (Әсән-Елга һәм Вахит авыллары мәдәният йортлары), Балык Бистәсендә – 13 сентябрьдә (Күки һәм Биектау авыллары) Алексеевск районында – 14 сентябрьдә (Алексеевск һәм Көрнәле авыл мәдәният йортлары), Кама Тамагы районында – 16 сентябрьдә (Кама Тамагы һәм Иске Казиле мәдәният йортлары) чыгыш ясаячак. Моннан тыш, зур концертлар Түбән Камада (4 сентябрь), Әлмәттә (10 сентябрь), Чистайда (15 сентябрь) һәм Буада (18 сентябрь) узачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев