Логотип Идель
Белми калма

ҖӘЙНЕҢ СОҢГЫ АТНАСЫ ҖЫЛЫ БУЛЫРМЫ?

Җәйнең соңгы атнасы якынлаша. Әлеге атнада һава торышы нинди булыр? Эссе көннәр әле көтеләме?

Татарстанда 20 көн дәвамында салкын көннәр хакимлек итте. Арасында җылы көннәр дә булып алды: 5-7 агустта, мәсәлән, 27 - 32 градус җылы иде. Калган көннәрдә температура нормадан түбән булды. Мисал өчен, 15 август көнне термометрлар иң күбе +14кә менә алды. Ә менә 2013, 2016 еллада шушы көнне 34 градус эсселек булган!

Быелгы салкын көннәр яңгырлы көннәре белән дә истә калыр: 13-17 август көннәрендә яуган яңгыр айлык нормага җитә язды.

Җылы көннәр булачакмы соң әле?

Мондый һава торышы августның соңгы ункөнлегендә бетәргә тиеш. Һәрхәлдә, синоптиклар шулай фаразлый. Бәлки, чын җәйге һава торышы да кайтыр әле.

Августның ахыргы көннәрендә явым-төшем көтелми, булса да, озак дәвам итмәячәк. Җомга көннән башлап, температура күтәрелә башлый. Башта 20-22 градуска күтәрелсә, аннан 25-27-градуслык җылы көннәр дә килергә мөмкин.

Тарихка күз салсак...

Күпьеллык мәгълүматларга күз салсак, Казанда августның уртача һава торышы 17,6 градусны тәшкил итә. Иң җылы август 1869 елда булган. Ул елны уртача һава торышы 24,6 градусны тәшкил иткән. Ә иң салкын август 1980 елны килгән. Анда уртача һава торышы 13,3 градус җылы була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев