Логотип Идель
Белми калма

ӘЙЛӘНДЕРӘМ КАЛЕНДАРЬНЫ ҺӘМ...

Бүген Россиядә инде мемга әйләнеп өлгергән Михаил Шуфутинский башкаруындагы "3 сентябрь" җырына 26 ел! Соңгы 4-5 елда бу җыр шулкадәр популярлашты ки, бу көнгә бер ай кала ук интернетта Шуфутинский белән " Син календарьны әйләндерергә әзерме?" ише мемнар тарала башлый.

Шуфутинский үзе исә бу җырының популярлыгын күп кеше өчен таныш хис-кичерешләргә бәйле булуында күрә, әмма, андый, русча әйтсәк, душевный җырлар бик күп бит, бу җырның шундый популярлыгының сәбәбе бары дөрес вакытта дөрес кеше кулына эләгеп, мем барлыкка килүендә дә булырга мөмкин. Ни генә булса да, 3нче сентябрь илебездә гади көн генә булуыннан күптән туктады, һәм бу көнне социаль челтәрләрдә күпләп мемнар, бу җырны искә алып язылган постлар күрсәгез, бер дә аптырамагыз, чөнки бүген, 3нче сентябрь!
Узган ел бу көнне Липецк егетләре парк уртасына зур календарь урнаштырып, кызыклы видео әзерләгәннәр иде:



Быел Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та 3нче сентябрь шаукымыннан читтә кала алмады: инстаграм битенә көндәлек кертә торган фото урнаштырды, тик бу юлы фотода тагы бер әйбер бар:

 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 

Доброе утро! Хэерле иртэ!

Публикация от Рустам Минниханов (@rusminnikhanov)

Кыскасы, бәйрәм булгач, бәйрәм булсын инде – сез дә рәхәтләнеп бер тыңлап алыгыз әле шул җырны! 😉

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев