Логотип Идель
Белми калма

Язылучыга – телевизор!

Ике куянның койрыгын тотып була. Моның өчен газета-журналларга гына язылырга кирәк. Матбугат белән дә танышып барасың, кыйммәтле бүләкләр дә отасың.

Бүген “Татмедиа” ширкәтендә чыга торган газета-журналларга язылучылар арасында бүләкләр уйнаттылар. Анда катнашуның төп шарты – 2019нчы елның беренче яртыеллыгына ким дигәндә өч басмага язылу. Бүләкләрнең иң зурысы – SMART телевизор. Быел да Татарстанның 39 районыннан, Казан, Яр Чаллы шәһәрләреннән, Пермь краеннан 209 кеше үз бәхетен әлеге бәйгедә сынады.

“Татмедиа” ширкәтендә барлыгы 98 газета һәм 14 журнал чыгып килә.



Әлфия Әдиятова, “Татмедиа” акционерлык җәмгыятенең басма матбугат буенча генераль директор урынбасары:

- Бүләкләр уйнатуны 10нчы тапкыр уздырабыз. Без газета-журналларга язылучы һәркемгә бик рәхмәтлебез. Быел әлеге бәйгегә яңа гына килеп кушылганнарга уңыш елмаер, ә ел саен катнашучыларны да сөендерер, дип ышанабыз.



Бүләкләр арасында 15 юрган, 3 цифрлы фотоаппарат бар иде. Шулай ук “Чаян” журналының махсус бүләге – чәйнек тә уйнатылды. Цифрлы фотоаппаратка Кәүсәрия Ильясова (Актаныш районы), Кадрия Габдуллина (Түбән Кама районы), Илдар Шәрәпов (Әлки районы) лаек булды. Ә SMART телевизорга Апасы районыннан Гүзәл Дәүләтшина хуҗа булды.

Басма матбугатка актив язылучы Казанда яшәүче Раиф Зиннәтуллин да бүләкләр уйнатканны карарга килгән. “Вакытлы матбугатка бүләк отар өчен язылмыйбыз. Тик шундый чара оештырулары бик шатлыклы. Кечкенә вакыттан “Ялкын”, “”Яшь ленинчы” (“Сабантуй”) журналларына яздыра иде. Әти-әнигә матбугатка мәхәббәт тәрбияләгәне өчен рәхмәт!” – ди ул.

Тагын бер куанычлы хәбәр: бүләк уйнатуның нәтиҗәләре нинди булуга карамастан, һәр районда “Татмедиа” җәмгыятеннән иң күп суммада газета-журналларга язылган кешегә истәлекле бүләк тапшырыла.



Алинә МИННЕВӘЛИЕВА
Илназ МӨХӘРЛӘМОВ фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев