Логотип Идель
Белми калма

ЯЗЫЛ ҺӘМ СМАРТФОН ОТ: «ТАТМЕДИА» БҮЛӘК ӨЛӘШӘ!

«ТАТМЕДИА» кәттә бүләкләр өләшә. Алар арасында җылы юрганнар да, текә смартфоннар да бар! Моның өчен әллә ниләр эшләргә дә кирәми! Нибары аның тарафыннан чыгарылган 3 басмага язылу да җитә. Бүген әнә шушы бүләкләргә ия булган бәхетле кешеләрнең исеме ачыкланды. Җиңүчеләр кемнәр?

Бәйге турында

Әлеге бәйге һәр ярты ел саен, ягъни язылу кампаниясе тәмамланганнан соң уздырыла. Бүген ул 10нчы тапкыр үтте. Анда катнашу өчен “Татмедиа” тарафыннан чыгарылган 3 төрле басма матбугатка язылырга, язылу квитанцияләренә “Акция” дип һәм телефон номерын язып, аларны Казан шәһәре, Декабристлар урамы, 2 йорт адресына юлларга кирәк. Бу юлы анда Татарстанның 41 районыннан 208 әбүнәче катнашкан. Араларында инде берничә ел рәттән катнашучылар да күп.

– Дөньяны Интернет чолгап алуга карамастан, нәкъ менә кәгазь матбугатны укучылар, аның өйләренә килгәнен көтеп алучылар булуы куандыра, - диде “Татмедиа”ның генераль директоры Шамил Садыков үз чыгышында.

Җиңүчеләр ничек итеп билгеләнде?

Барлыгы 15 төрле бүләк уйнатылды. Алар арасында 15 юрган һәм 5 смартфон бар иде. Һәр катнашучының үз тәртип номеры билгеләнгән. Саннар язылган кәгазьләр махсус барабанга салынды. Башта юрганнар, аннан смартфоннар уйнатылды.

Беренче юрган Казаннан Гыйлдиев Мансурга тәтеде. Ул:

– Бәйгедә беренче тапкыр катнашам. Балалар өчен “Сабантуй” журналын яздырабыз. Үзебез “Мәдәни җомга” газетасын яратып укыйбыз. Юрган шәп бүләк анысы, тик мин смартфон чыгар, дип өметләнеп килгән идем, - дип елмайды.

Юрган отучылар исемелеге:

1. Гыйлдиев Мансур, Казан.

2. Латыйпова Наилә, Нурлат.

3. Насретдинова Гөлшат, Апас.

4. Сабирҗанов Фәнис, Балтач.

5. Галиева Сиринә, Азнакай.

6. Фатыйхова Фәүзия, Менделеевск.

7. Рәхипова Рәмзия, Арча.

8. Галиева Зөлфирә, Нурлат.

9. Зыятдинова Венера, Кама Тамагы.

10. Шәрипова Гөлниса, Балтач.

Смартфон отучылар исемлеге

1. Галиуллина Гөлсинә, Әлки.

2. Шәвәлиева Раилә, Апас.

3. Иванова Ильвина, Балтач.

4. Шәйхетдинова Фәнзилә, Актаныш.

5. Мөхәметдинова Розалия, Саба.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев