Логотип Идель
Белми калма

ЯШҮСМЕРЛӘРНЕҢ 1\3Е БУШ ВАКЫТЛАРЫН ИНТЕРНЕТТА УЗДЫРА

Куркыныч сан, килешәсезме? Бөтен буш вакытыңны Интернета уздыр әле... Ә үзебез шуны сизмибез дә икән.

Әлеге факт “Касперский лабораториясе” уздырган тикшеренүдән соң билгеле булган. Россиянең 15-18 яшьлек яшүсмерләренең 1\3е БӨТЕН буш вакытларын   Интернетта уздыра икән. 85% бала тормышын смартфон һәм башка шуның ише гаджетлардан башка күз алдына да китерми.

Балалар ничә яшьтә телефонлы була?

2019 елда тупланган статистикага күз салсак, шуны күрергә мөмкин: Россия баласының беренче шәхси телефоны аңа 4-6 яшь вакытта сатып алына икән. Шул ук вакытта ата-аналарның 92%ы балаларын үзләре үк гаджетлар кулланырга өйрәтә. Баала аның ярдәмендә белем дә ала, уйный да, тынычлана да. 11-14 яшьләрдә исә яшүсмерләрнең 94%нда телефон була.

Ата-ана баласының “дуслары”нда да юк

Сораштыруда катнашкан ата-аналарның дүрттән бере балалары белән социаль челтәрләрдә аралашмый. Алар хәтта балаларының “дуслары”нда да юк. 13% әти-әниләр баласының Интернетка нәрсәләр урнаштыруын, анда нәрсәләр каравын тикшерми.Респонденталрның 11%ы хәбәр итүенчә, 11-14 яшьлек балаларның аккаунтыларына таныш түгел өлкән кешеләр кушылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев