Логотип Идель
Белми калма

“Яшьләр казанышлары” чебешләрен җәен саный

Әйдәгез ассоциация уенын уйнап алабыз? Мин үз вариантларымны тәкъдим итәм: “бизнес” – “Болгар”, “Болгар” – “КомфортЭра”. Сәер ассоциацияләрме? Бер дә түгел, хәзер аңлатам.

Җыелганнар, ди, шулай берсендә Болгардан Арианна, Ксения, Александра исемле сөйкемле кызлар һәм аларның мөхтәрәм остазлары Ольга Владимир кызы, һәм уйлаша башлаганнар – ничек итеп мәктәпләренә, шәһәрләренә, республикаларына дан китерергә, акча эшләү юлларын табарга?

Озак уйлап торасылары булмаган – остазлары җитәкчелегендә кызлар кул эшенә тәмам остарып беткәннәр.

Әмма кул эшен башкару – бер әйбер, ә менә аны табыш китерерлек бизнес-компания итеп ничек оештырырга икән соң? Монда инде кызларга “Достижения молодых” Казан үзәге Иҗтимагый оешмасы ярдәм иткән. Эшләнмәләрен әзерләп, эшкуарлык серләренә Татарстан Республикасы һәм бөтенроссия Мәктәп компанияләре слетында җиңү яуларлык дәрәҗәдә төшенеп беткәч, “КомфортЭра” (ә кызлар оештырган компаниянең исеме нәкъ менә шулай яңгырый) туп-туры Ауропага юл тота. Ә нәрсә вакланып торырга – тимерне кызу чагында сугып калырга кирәк. Болгарның икенче урта мәктәбе кызлары (тәвәккәл кызлар шунда белем ала икәнлеген әйтергә дә онытканмын) 16-19 июльдә Белградта (Сербия) узган Ауропа яшь эшкуарлары бәйгесендә катнашып, үз компанияләре җитештергән оригиналь текстиль йорт кирәк-яраклары белән барчасын шаккатырганлыгын үзегез дә аңлагансыздыр бит?

Бәйгедә үз илләрендәге ярышларда җиңеп чыккан 39 мәктәп компаниясе катнашкан. Бәйге нидән гыйбарәт булган икән соң? Беренчедән, бизнес кануннары буенча әйберне сыйфатлы җитештерү генә түгел, ә аны тәкъдир итә белү дә мөһим. Димәк, беренчесе – тәкъдир итү презентациясен әзерләү һәм күрсәтү. Икенчесе – еллык нәтиҗәләр буенча хисап тоту. Өченчесе – әлбәттә, күргәзмә-ярминкәдә эшләнмәләреңне тәкъдир итү (ә алар, һичшиксез, югары сыйфатлы булырга тиешләр). Һәм, ниһаять, – синең аралашу, төркемдә эшләү, максатлар кую һәм аларга ирешү, эшеңне планлаштыру сәләтләреңне, җитештерелгән әйберләрнең сыйфатын, компаниянең клиентка йөз тоткан булуын, маркетинг эчтәлеген, сату һәм финанс нәтиҗәләрен һәм иҗтимагый җаваплылыгын бәяләгән кырыс жюри әгъзалары белән берничә интервью.



Шушындый катлаулы шартларда яхшы нәтиҗәләр күрсәткән “КомфортЭра” кызларына (тагын бер кат – Арианна Маркарян, Ксения Молодова, Александра Горячкина һәм остазлары Ольга Владимир кызы Выжленкова) “Ялкын”ның сүзе бер – афәрин!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев