ЯШЬЛӘР ИҢ БЕРЕНЧЕ КРЕДИТЛАРЫН НӘРСӘГӘ ТОТА?
Россиялеләр иң беренче кредитларын 18-23 яшь аралыгында ала икән. Һәм күп очракта, максатлары – электрон гаджетлар сатып алу.
Әлеге төр сораштыруны IDF Eurasia компаниясе оештырган. Нәтиҗәдә, яшьләрнең 26 процентының беренче кредит акчаларын төрле электрон гаджетлар сатып алуга тотулары ачыкланган.
“Бу аңлашыла да, чөнки хәзерге вакытта онлайн киңлектә актив аралашу модада. Ә моның өчен смартфон, планшет яки ноутбук кирәк. Икенчедән, бу җайланмалар яшьләр өчен социаль индикатор ролен дә үти. Яшьләр бер-берсенә, беренче чиратта, нәкъ менә электрон җайланмалардан чыгып бәя бирергә ярата”, - дип аңлаталар компаниядә.
Кредит алучылар арасындагы иң популяр җайланмаларга килгәндә, беренче урында, әлбәттә, - иң танылган җитештерүчеләрнең смартфоннары (68%), ноутбуклар (13%), планшетлар (8%), наушниклар (6%) һәм квадрокоптер, гироскутер һәм электросамокат кебек техник җайланмалар (5%).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
17 апреля 2024 - 16:11
КЫТАЙ ГАЛИМНӘРЕ БИЕРГӘ КУША!
-
16 апреля 2024 - 16:55
ТУКАЙНЫҢ ТУГАН КӨНЕ УҢАЕННАН УКУЧЫЛАР «МӘҢГЕЛЕК ШИГЪРИЯТ» БӘЙГЕСЕНДӘ КАТНАШЫРГА ЧАКЫРЫЛА
-
14 апреля 2024 - 13:33
ШӘРИФ КАМАЛ ИСЕМЕНДӘГЕ ӘДӘБИ ПРЕМИЯГӘ ЭШЛӘР КАБУЛ ИТЕЛӘ БАШЛАДЫ
-
13 апреля 2024 - 16:42
YUMMY MUSIC ТУГАН КӨНГӘ ЧАКЫРА!
Нет комментариев