Логотип Идель
Белми калма

ЯШЬЛӘР АРАСЫНДА ИҢ ПОПУЛЯР 3 ҺӨНӘР НИНДИ?

Бүгенге көндә яшьләр арасында популяр булган 3 һөнәр ачыкланган. Нинди һөнәрләр соң ул?

Нинди һөнәрләр соң ул?

Бу – сатучы-консультант, сатучы-кассир һәм официант һөнәрләре. Алар яшьләр арасында иң киң таралганнары дип табылган. 2019 елда резюме төзегәндә яшь эш эзләүчеләр еш кына нәкъ менә аны күрсәткәннәр.

Әлеге тикшеренүне «Работа.ру» сервисы уздырган. Сораштыруны 18-23 яшьлек россиялеләр арасында үткәргәннәр. Тагын нәрсәләр ачыкланган?

Тагын нинди кызыклы фактлар билгеле?

4,8 мең кеше сатучы-консультант һөнәре буенча эш эзләгән. Официант булып эшләргә теләүчеләр саны бераз азрак – 4,4 мең резюмы тапшырылган. Беренче өчлеккә сатучы-кассирлар да кергән: бу эшкә урнашучылар 3,8 меңне тәшкил иткән.

Сораштыруны уздыручылар әйтүенчә,  студентлар арасында иң еш таралган һөнәрләр булып администратор (2,6 мең) һәм йөк ташучылар (грузчик – 2 мең) тора икән.

Тикшеренү 2019 елның гыйнварыннан 2020 елның гыйнварына кадәр вакыт аралыгын колачлаган. Аның барышында бөтен Россия буенча 69,5 мең резюмы тикшерелгән. 2019 елда иң күбе Санкт-Петербург, Екатеринбург, Нижний Новгород, Новосибирск һәм Ростов-на-Дону яшьләре эш эзләгән. Шулай ук гыйнвар һәм июль айларында эш эзләүчеләрнең аеруча күп булуы ачыкланган.

Сатучы һөнәре беренчелекне бирми

Сатучы һөнәре беренче тапкыр гына алдынгылар рәтендә түгел. 2019 елның апрелендә бер популяр белдерүләр сайтында әлеге һөнәр буенча эш эзләүчеләр 13%ны тәшкил иткән. Бу иң зур күрсәткеч булган. 2019 елның августында уздырылган тагын бер сораштыру күрсәтүенчә, сатучылар “Россиядәге иң кирәкле 10 һөнәр” исемелегендә дә беренче урында тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев