ЯШЬ ТАТАРСТАНЛЫЛАРНЫ «КАНАТЛЫ ФӘРЕШТӘ» КОНКУРСЫ ЧАКЫРА
Яшь татарстанлыларны Әниләр көне уңаеннан уздырылучы «Канатлы фәрештә» рәсем конкурсында катнашырга чакыралар.
27 ноябрьдә, Әниләр көне уңаеннан, Россия төбәкләре «Канатлы фәрештә» Бөтенроссия акциясенә кушылачак – бөтен Россия буенча балалар храмнарда, иҗат студияләрендә һәм сәнгать мәктәпләрендә үзләренең сакчысын - фәрештәне ничек күзаллауларын рәсемгә төшерәчәкләр. Акция юкка гына Әниләр көнендә уздырылмый. Билгеле булганча, фәрештәләр – игелек, мәхәббәт, яклау һәм коткару чагылышы, нәкъ әниләр кебек үк.
Акциянең төп максаты – җәмгыятьнең игътибарын ана һәм балачак мәсьәләләренә җәлеп итү, күп балалы гаиләләрнең иҗтимагый статусын күтәрү, балаларда игелек һәм дөньяга карата кыйммәти ориентация формалаштыру.
Шулай ук, әлеге акция кысаларында 1 октябрьгә кадәр «Канатлы фәрештә» Бөтенроссия рәсем конкурсы үткәрелә, анда теләгән һәр бала катнашып, кыйммәтле бүләкләр ота ала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
2 ноября 2025 - 10:37
КАРИЕВ ТЕАТРЫНДА ПРЕМЬЕРА
-
1 ноября 2025 - 15:00
«ТУГАН БАТЫР» ПРИЗЫНА КӨРӘШ ЯРЫШЛАРЫ
-
30 октября 2025 - 16:11
ЛӘЙСӘН ГЫЙМАЕВА ҺӘМ БУЛАТ БӘЙРӘМОВТАН «РӘХӘТ КОНЦЕРТ»: ИСЕМСЕЗ ПРОГРАММА, ТАМАШАЧЫЛАРГА БҮЛӘК ҺӘМ ХАЛЫКЧАН ХИТЛАР
-
30 октября 2025 - 14:14
АПАС МӘКТӘБЕ УКУЧЫЛАРЫ ТАТМЕДИАДА КУНАКТА
Нет комментариев