Логотип Идель
Белми калма

Яшь укытучыга фатир алу өчен – махсус грант

Укытучының мәктәп тормышы, кәгазь «боткасы»ннан кала, кешечә яшисе дә килә. Беренче чиратта, үз торагың булу кирәк. Ә хәзер аны ипотекага алудан башка булмый диярлек. Баксаң, хәзерге вакытта бу мәсьәләдә яшь мөгаллимнәргә дәүләт булышлык күрсәтү өстендә эшли икән бит!

«Земский учитель» кемгә файдага булачак?


Хәзерге вакытта Татарстанның Мәгариф министрлыгы «Земский учитель» федераль программасын тормышка ашырырга әзерләнә. Аны Россия Президенты Владимир Путин тәкъдим иткән иде.

Шунысы да төгәл билгеле: халык саны 50 мең кешедән дә артмаган авыл җирлегенә кайткан укытучыга 1 миллион сумлык компенсация түләнеләчәк. Әлеге программа 2020 елның гыйнварыннан эшли башларга тиеш.

Татарстанның Мәгариф министрлыгы хәзерге вакытта авыл мәктәпләрендә педагогик кадрларга ихтыяҗ булуны анализлый. Россиянең Мәгариф министрлыгы тарафыннан бөтен оештыру-финанслау мехнизмнары булдырылгач, Татарстан республикасында да авыл укытучыларына ярдәм күрсәтү, шул исәптән торак шартларын яхшырту вариантлары тәкъдим ителәчәк.

Татарстанның үз проекты


«Земский учитель»дән кала, Татарстанның үз программасы да бар. «Наш новый учитель» дигәне республика күләмендә тормышка ашырылачак проект. Әлегә аның норматив-хокукый актлары төгәлләштерелә. Тиздән, документлар әзер булып, ул тормышка ашырыла башлаячакчак, дип ышаналар.

Ташламалы ипотека


Россиядә ташламалы шартларда ипотека булдырырга җыеналар. Бу яшь белгечләрне мәктәпкә эшкә җәлеп итәр өчен эшләнеләчәк. Әлеге тәкъдимне Дәүләт Советының «Мәгариф һәм фән» юнәлеше буенча эшче төркеме утырышы вакытында керткәннәр.

Элек тә булган


Моннан берничә ел элек Татарстанда яшь укытучы һәм мәктәп директорлары 600 мең сумга кадәр грант алуга дәгъва кыла алган. Аны ипотека кредитын өлешчә түләү өчен тотарга мөмкин булган. Әлеге программа ничек тормышка ашырылган соң? Бу сорауга җавап табар өчен, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат үзәгенә мөрәҗәгать иттек.

Яшь мөгаллимнәргә булышлык күрсәтә торган әлеге проект 2012-2016 елларда Россия Федерациясе Хөкүмәте, Татарстан Министрлар Кабинеты тарафыннан тормышка ашырылган. Бу эштә республиканың Мәгариф һәм министрлыгы, Татарстан Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды катнашкан.

Әлеге программа шартлары буенча, гомуми белем бирү оешмаларында эшләгән яшь укытучыга бер тапкыр бирелә торган компенсация түләнелгән. Ул, Татарстанда социаль ипотека буенча торак алганда, беренчел кертемне субсидияләгән. Бу акчаның фатир бәясе норматив мәйданының 10 проценты күләмен каплавы мәҗбүри булган. Мондый компенсацияне 35 яшькә кадәр 1 ел укытучылык стажы булганнарга һәм социаль ипотека системасында торак шартларын яхшырту өчен учетта торганнарга биргән булганнар.

Әлеге программаны тормышка ашыру барышында, Татарстанның 502 укытучысы торак шартларын яхшырту өчен гомуми күләмдә 89 799 726 сумлык субсидия алган. Бер кешегә субсидиянең уртача бәясе 178 883 сумны тәшкил иткән.



Алинә МИННЕВӘЛИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев