Логотип Идель
Белми калма

“Яшь театрал мәктәбе”ндә укыйсың киләме?

Син театрны үлеп яратасың, көн саен спектакльләргә барырга әзерсең. Димәк, әлеге шанс синең өчен! Россиядә Театр елы уңаеннан, “Әкият” Татар дәүләт курчак театры “Яшь театрал мәктәбе” яңа мәдәни-белем бирү проектын башлап җибәрә.

Сәхнә осталыгына 5-14 яшьтәгеләр төшенәчәк. Мәктәпнең “уку” расписаниесенә дәресләр һәм танылган театр актер, режиссер, рәссамнар, театр эшлеклеләре белән иҗади очрашулар кергән. Яшь укучылар

  • уйный торган курчаклар белән танышачак;

  • аларны тудыру сәнгате серенә төшенәчәк;

  • театр профессияләрен өйрәнәчәк;

  • үзләрен актер ролендә сынаячак.


Нәтиҗәдә, мәктәпне тәмамлаганда, укучылар проект остазлары ярдәмендә театраль постановка куячак.

Беренче очрашу-кастингка язылырга һәм кыска резюмеларны Ekiyat-school@rambler.ru адресына җибәрергә кирәк.

Катнашу – бушлай. Гаризаларны 10 февральгә кадәр җибәреп була.
Дәресләр “Әкият” театрында уза торган булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев