Белми калма
Яшүсмерләргә мәктәптә хезмәт хакы түләячәкләр
Быел җәй көне Казан мәктәпләрендә яшүсмерләргә эш урыннары тәкъдим ителәчәк. Алар мәктәп янын яшелләндерү, китапханә фондын рәткә китерү, мәктәп лагерьларында тәрбия эшләре алып бару белән шөгыльләнәчәк.
Мәктәпләрдә барлыгы 1,1 мең эш урыны оештырылыр дип уйланыла. Укучыларга хезмәт хакы түләү өчен шәһәр бюджетыннан барлыгы 10 миллион сум акча бүлеп биреләчәк. 14-15 яшьлек үсмерләр көненә 3 сәгать эшләячәк һәм кулларына 5,3 мең сум акча алачак. 16-17 яшьлек өлкән сыйныф укучылары исә көненә 6 сәгать эшли. Аларга 6 мең сум хезмәт хакы түләнергә тиеш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
15 мая 2026 - 11:42
КАЗАНДА «ИСЛАМ ДӨНЬЯСЫНЫҢ МӘДӘНИ БАШКАЛАСЫ» ЕЛЫН БАШЛАП ҖИБӘРДЕЛӘР
-
14 мая 2026 - 10:38
КАЗАНДА БАЛАЛАР АРАСЫНДА РЕГБИ ТУРНИРЫ УЗАЧАК
-
13 мая 2026 - 13:19
КАЗАНДА ЭЛЕКТРОСАМОКАТ ПАРКОВКАЛАРЫ СХЕМАСЫННАН 23 АДРЕС АЛЫНДЫ
-
12 мая 2026 - 13:12
РФ СӘЛАМӘТЛЕК САКЛАУ МИНИСТРЛЫГЫ ЯҢА МЕДИЦИНА БЕЛГЕЧЛЕКЛӘРЕ КЕРТЕРГӘ ТӘКЪДИМ ИТТЕ
Нет комментариев