Яшь шагыйрьләр конкурсының йомгаклау турына узган катнашучылар исемнәре мәгълүм булды

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм Татарстан Язучылар берлеге шагыйрь, фәлсәфәче, нашир, алтынчы Закир Рәмиевнең (Дәрдемәнд) тууына 160 ел тулу уңаеннан яшь шагыйрьләр арасында иҗади конкурс игълан иткән иде. Бәйге әдәби иҗатка сәләтле шагыйрьләрне эзләп табу һәм аларның иҗади мөмкинлекләрен ачу максатыннан уздырыла.

Конкурсның беренче туры читтән торып үткәрелде, ягъни оештыру комитеты авторлардан заявкалар һәм әсәрләр кабул итте. Иҗади бәйге татар һәм рус телләрендә үткәрелде. Ниһаять, мәртәбәле жюри конкурска килгән әсәрләр белән танышып, соңгы турга узган авторларны сайлап алды. Конкурсның оештыру комитеты конкурсының йомгаклау турына узган катнашучылар исемнәрен атады.

Татар телендә иҗат итүче яшь шагыйрьләр:


Имамиева Айгөл (Теләче);
Габдрахман Айрат (Яр Чаллы);
Гыйләҗева Зөлфия (Казан);
Закирова Гүзәл (Казан);
Әхмәтова Гөлгенә (Лениногорск);
Сафина Айзәрә (Яр Чаллы);
Хуҗина Зәринә (Казан);
Әхмәтҗанова Сөмбел (Яр Чаллы);
Галимуллина Ильвира (Казан);
Сәлахова Алсу (Казан).


Рус телендә иҗат итүче яшь шагыйрьләр:


Нуриев Таһир (Казан);
Миңнуллина Эльвина (Казан);
Цыганкова Сандра (Казан);
Магданов Илнар (Казан);
Нафикова Роланда (Әлмәт);
Детистов Денис (Әлмәт);
Фарукшин Роберт (Әлмәт);
Андреева Анастасия (Түбән Кама).



Йомгаклау  турына үткән барлык катнашучыларны да чын күңелдән котлыйбыз! Һәм аларны 7 июнь көнне 11.00 сәгатьтә Татарстан Язучылар берлегенең актлар залында көтеп калабыз. Яшь авторларга шигырь  язар өчен өстәмә тема тәкъдим ителәчәк, остаханәләр, иҗади очрашулар оештырылачак һәм җиңүчеләр  игълан ителәчәк.


Адресы: Казан шәһәре, Мөштәри урамы, 14. Белешмәләр өчен тел.: 236-97-71. Көтәбез.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
Шәп укыла
  • 22 май 2021 - 11:35
    ЗАМАНЧА СУ АНАСЫ ЯКИ КВАДРОКОПТЕР МАҖАРАСЫ Кәримне Өчиледә барсы да белә иде. Ул алай начар малай түгел. Кайчан карама – теге яки бу эш белән мәшгуль. Укудан кайткач, өйне җыештыра, савыт-сабаны юа. Соңыннан тышка чыгып, малларны карый. Тыштагы эшләрен бетереп керүгә, әнисе дә кайтып җитә.
    910
    0
    1
  • 26 май 2021 - 17:40
    САБАНТУЙГА КАРШЫ КИЧ Юлы уңарга тиеш бүген Нәргизәнең. Иртәдән болытлы торган күк йөзе, өйләдән соң кинәт ачылып китте дә, ялтырап кояш чыкты. Соңгы зачетын тапшырып, университет баскычларыннан йөгерә-йөгерә тукталышка ашыкты кыз. Хәзер тиз генә бүлмәсенә кереп, юл сумкасын алыр да, электричкага чыгар. Кыз җәлт кенә кул сәгатенә күз төшерде. Өлгерергә тиеш, электричка китәргә сәгатьтән артык вакыт бар әле.
    650
    0
    0
  • 31 май 2021 - 17:44
    ЗАМАНЧА КЫСТЫБЫЙ РЕЦЕПТЫ «Кыстыбый tatar-food» рестораннарының берсендә директор булып эшләүче Айнур Идиятулин белән «Чеп-чеби» кыстыбые әзерләдек. Аннан ашадык... Шундый тәмле булды! Серле рецептны сезнең өчен дип  язып та алдым. Уңайлырак булсын өчен фотога да төшердек. Рәхәтләнеп кулланыгыз!
    555
    0
    0

Блоглар