Логотип Идель
Белми калма

ЯНДЕКСТАН ТЕСТ УЗ ҺӘМ БҮЛӘК АЛ!

1-14 ноябрь аралыгында Татарстан укучылары «Яндекс. Учебник» платформасында мультимедиа онлайн-тестын уза ала. Бу гадәти мөстәкыйль эш түгел, ул дөнья мәдәниятенең күптөрлелеге белән таныштырачак. Укучылар, музыкаль композицияләрне тыңлап, фильмнардан өзекләр карап, төрле сорауларга җавап бирәчәк. Мисал өчен, биремнәр арасында “Лунная соната” белән заманча хип-хоп арасында нинди охшашлык бар?” дигән сорау да бар.

Тест сорауларына җавап биргән укучыларга “Яндекс” грамоталар тапшыра, “Яндекс.Музыка” һәм “КиноПоиск”ка язылу мөмкинлеген бирәчәк.

Марафонда онлайн-режимда катнашырга мөмкин (https://education.yandex.ru/culture/).Тестны шулай ук Татарстанның Милли китапханәсендә, Республиканың күрмәүче һәм начар күрүчеләр өчен булган махсус китапханәсендә, Республика яшүсмерләр китапханәсендә, шулай ук республиканың төрле районнарындагы китапханәләрендә узарга мөмкин.

Онлайн-тест – Бөтенроссия “Мәдәни марафоны”ның йомгаклау этабы. Ул укучылар өчен булдырылган мәдәни-агарту проекты барышында булдырылган. Аны Россиянең Мәдәният министрлыгы, Мәгариф министрлыгы, “Яндекс”ның “Учебник”, “Музыка”, “КиноПоиск”, “Афиша”сервислары оештыра.

Әлеге дәресләрнең сценариен һәм йомгаклау тестын музыкаль, архитектуратәнкыйтьчеләре,сценарий язучы, укытучылар, театр белгечләре эшләгән.

Исегезгә төшерәбез, октябрьдә “Мәдәни марафон” уңаеннан мәктәпләрдә “Яндекс.Учебник”ның экспертлары һәм методистлары эшләгән сценарийлар буенча дәресләр узды. Аларда Россиянең 3 миллион укучысы катнашты. Дәресләр музыка, архитектура, театр һәм кинога багышланган. Шундый чараларның берсе – “Этно яки Татарстанның милли музыкаль мәдәнияте” темасына багышланганы Казанның 83нче лицееның 8нче сыйныфларына оештырылган. Аны Татарстанның атказанган артисты, “Голос” проекты җиңүчесе Динә Гарипова уздырган.

Марафонны «Алиса в Зазеркалье» Мастерской Петра Фоменко» спектакле төгәлләячәк. Ул “Яндекс.Эфир”да 17 ноябрьдә күрсәтеләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев