ЯЛЛАРДА ҺӘМ КИЛӘСЕ АТНАДА ҺАВА ТОРЫШЫ НИНДИ БУЛЫР?
Бәрәңгеләрен алып бетермәүчеләрне һәм ала да башламаучыларны борчыган әлеге сорауга җавап безнең язмада. 
Һава торышының нинди булачагы турында КФУ профессоры Юрий Переведенцев җавап бирә.
Киләсе 5 көн дәвамында уртача һава температурасы нормада булачак. Ялларда да кояшлы, матур көннәр көтелә. Әмма киләсе атна башында һава торышы бозылырга мөмкин.
– 9 сентябрь көнне безнең аша явым-төшемнәр алып килгән атмосфера фронты узды. Хәзер ул көнчыгышка китте, - ди профессор, - киләсе атна башында, РФнең гидрометеорология үзәге фаразлавынча, Казанда сишәмбе һәм чәршәмбе көннәрендә көндез 13 градуска кадәр суытачак. Яңгыр яву ихтималы да бар, аны икенче бер циклон алып килергә мөмкин.
Гомуммән алганда, якын арада Татарстанда температура уртача булачак, артык салкын көннәр көтелми.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
15 мая 2026 - 11:42
КАЗАНДА «ИСЛАМ ДӨНЬЯСЫНЫҢ МӘДӘНИ БАШКАЛАСЫ» ЕЛЫН БАШЛАП ҖИБӘРДЕЛӘР
-
14 мая 2026 - 10:38
КАЗАНДА БАЛАЛАР АРАСЫНДА РЕГБИ ТУРНИРЫ УЗАЧАК
-
13 мая 2026 - 13:19
КАЗАНДА ЭЛЕКТРОСАМОКАТ ПАРКОВКАЛАРЫ СХЕМАСЫННАН 23 АДРЕС АЛЫНДЫ
-
12 мая 2026 - 13:12
РФ СӘЛАМӘТЛЕК САКЛАУ МИНИСТРЛЫГЫ ЯҢА МЕДИЦИНА БЕЛГЕЧЛЕКЛӘРЕ КЕРТЕРГӘ ТӘКЪДИМ ИТТЕ
Нет комментариев