Логотип Идель
Белми калма

ЯЛЛАРДА ҺАВА ТОРЫШЫ НИНДИ БУЛАЧАК?

Бу ялларда Казанда күп итеп кар явуы көтелә. Тагын нинди фаразлар бар?

Бу ялларда Татарстан башкаласында айлык норманың дүрттән бер өлеше явачак. Моның кадәр карны атлантик циклон алып киләчәк. Бу турыда КФУның метеорология, климатология һәм  атмосфера экологиясе  кафедрасы җиткәчесе, профессор Юрий Переведенцев әйтә:

– Шимбә һәм якшәмбе көнне күп итеп кар явуы көтелә. Юлларда кар көртләре булырга мөмкин, алга таба суытса, бозлавык булу ихтималы да зур. Моңа өстәп, ялларда бураннар да фаразлана, - ди ул.

Кар, 26 декабрь көнне ява башлап, шимбәдән якшәмбегә каршы төнгә кадәр дәвам итәчәк. Барлыгы 11 мм явым-төшем көтелә. Бу айлык норманың 25%ын тәшкил итә. Гадәттә, Казанда  декабрь аендагы уртача явым-төшем күләме 43 мм була.

– Безнең фараз буенча, тиздән көннәр салкынайтачак. Төннәрен температура -17 градуска кадәр төшәргә мөмкин, - ди Переведенцев.

Бүгенге көндә Татарстанда уртача һава торышы -10ны тәшкил итә, ялларда бу сан 3-4 градуска югарырак булачак. Әма җылы һава торышы озак дәвам итмәячәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев

2
X