Логотип Идель
Белми калма

ЯЛЛАРДА ОЗАК ЙОКЛАУ НӘРСӘГӘ КИТЕРӘ?

Табиблар чаң суга: ялларда озак йоклау сәламәтлеккә зыянлы! “Россиялеләрнең ял көннәрендә төшке ашка кадәр йокы симертүе зур хата”, –  ди алар. Нәрсә була соң?

Россиядә йокы туймау – гадәти күренеш. Сораштырулар күрсәткәнчә, безнең ил халкының яртысы гына төнге уникегә кадәр йокларга ята икән. Шуңа күрә без ялларда бер атналык итеп йоклап куярга тырышабыз. Әмма бу безнең сәламәтлегебезгә зыянлы икән бит.  Экспертлар әйтүенчә, 5 сәгатьтән дә ким йоклау куркыныч авыруларга китерә ала. Нәтиҗәдә, гомер озынлыгы кыскара. Бу факт яшьләргә дә кагыла.

Ничәдә ятарга?

Табиблар олы кешеләргә 22.00дан да соңрак ятмаска һәм 8 сәгатьтән дә кимрәк йокламаска куша. Сау-сәламәт булсын өчен организмыбызга нәкъ менә шуның кадәр вакыт йокы кирәк.

Ялларда ник күп йокларга ярамый?

Сеченев исемендәге медицина академиясе табибы Михаил Полуэктов: «Ялларда йокы туйдырырга тырышып, күп итеп йоклау – зур хата, -ди, - бу режимны тагын да ныграк боза.

Артык күп йоклау баш мие эшчәлеген начарайта, ә горизонталь рәвештә озак вакыт ятып торау умыртка сөягенә начар йогынты ясый, ди белгеч. Моннан тыш, ялларда озак йоклау гадәте матдәләр алмашын боза.

Табиб режимны акрынлап көйләргә киңәш итә:

– Яллардагы йокы вакытын, нормага җиткәнче, берәр сәгатьтә киметеп барыгыз, - ди ул, - йокларга көн дә бер үк вакытта ятыгыз. Йоклар алдыннан физик эшләр белән шөгыльләнмәгез, телефоныгызны алып куегыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев