Белми калма
«ЯЛКЫН»НЫҢ ИНСТАГРАМДА ҮЗ МАСКАСЫ БАРЛЫККА КИЛДЕ
Хәзерге вакытта инстаграм челтәрендә маскалар аеруча популяр. «Ялкын» шулай ук трендлардан артта калмаска булды һәм Мансур Ганиев ярдәме белән үз маскасын булдырды.
Масканы куллану бик җиңел. Моның өчен безнең Инстаграм аккаунтына язылырга һәм маска рәсеме төшерелгән төймәгә басарга гына кирәк.
Кулланган вакытта исә язуларны үзгәртеп була. “Ялкын” урынына “оста татар”, “сүз боткасы”, “сагындым” һәм башка сүз һәм сүзтезмәләрне кулланырга мөмкин. Күзне ачып йомганда исә, аннан ялкын очкыннары сирпелә.
Әйтергә кирәк, маска тиз арада популярлашты. Бүген инде аны барлыгы 2000 гә якын кеше кулланып караган. Сез дә кушылыгыз!


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
19 марта 2026 - 11:38
МӘКТӘПЛӘРДӘ 1-4 КЛАССЛАР ӨЧЕН «МИНЕМ ГАИЛӘМ» ДИГӘН ӨСТӘМӘ КУРС КЕРТЕЛӘЧӘК
-
18 марта 2026 - 07:15
РОССИЯ ВУЗЛАРЫНДА ИХТЫЯҖ БУЛГАН ҺӨНӘРЛӘР БУЕНЧА БЮДЖЕТ УРЫННАРЫ АРТТЫРЫЛАЧАК
-
17 марта 2026 - 13:11
«ТАТАР ТЕЛЕ – ХАЛКЫМ ТЕЛЕ» КОНКУРСЫНЫҢ ГАРИЗАЛАР КАБУЛ ИТҮ КАМПАНИЯСЕ 23 МАРТКА КАДӘР ОЗЫНАТЫЙЛДЫ
-
17 марта 2026 - 11:58
РОССИЯ МӘКТӘП МУЗЕЙЛАРЫ ӨЧЕН БӨТЕНРОССИЯ КОНКУРСЫНА ГАРИЗАЛАР КАБУЛ ИТЕЛӘ
Нет комментариев