Логотип Идель
Белми калма

ЯҢА УКУ ЕЛЫНДА КЕМБРИДЖда УКУ ОНЛАЙН БУЛАЧАК

Танылган Кембридж университеты турында белмәгән кеше юктыр. Әнә шунда яңа уку елында да белем алу дистанцион рәвештә оештырылачак. Бу турыда тулырак безнең язмада.

Коронавирус пандемиясе һәм Англиядәге эпидемиологик вәзгыять саклану сәбәпле, Кембридж университеты яңа уку елында барлык лекцияләрнең дә онлайн узуы турында хәбәр итә.

Югары уку йорты, әгәр хәлләр яхшырып китсә, әлеге карарның үзгәрү ихтималы булуын да искәртә. Аз кешелек төркемнәрнең мөгаллимнәр белән күзгә-күз карап белем алу ихтималы да бар.

Моңа кадәр Англиянең Манчестер университеты киләсе уку елының онлайн узачагы турында хәбәр иткән иде инде. Шулай итеп, Кембридж да шундый карарга килгән.

Онлайн булгач, уку бәясе кимиме?

Юк шул менә. Уку онлайн булса да, аның өчен түләү бәясе үзгәрмәячәк. Уку йортларына үзләренең студентларын белем алуның ничек оештырылуын алдан ук кисәтеп куярга кушылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев