Логотип Идель
Белми калма

ЯҢА ЕЛГА КАДӘР НӘРСӘ ЭШЛӘП ӨЛГЕРЕРГӘ КИРӘК?

Тиздән барыбыз да көтеп алган бәйрәм – Яңа ел җитә. Әйдә, күз алдыңа китерик әле: берничә көннән бөтен ил “оливье” салатына кирәкле әйберләрне турап, “Ирония судьбы или С легким паром” фильмын караячак, тонна-тонна мандарин сатып алачак. Бәйрәм ыгы-зыгысы инде бүген үк сизелә: бөтен кеше чабыша, әйтерсең лә Җир күчәрен күчергәннәр. Тик син дә үзеңә төп сорауны бирергә өлгердеңме соң әле: ел ахырына кадәр планлаштырылган эшләреңне тормышка ашырып бетерә алдыңмы? Юк икән, “Ялкын” сиңа идеяләр бирә.

Кэшбэкларны туздыр

Бүген кем генә банк картасыннан кулланмый да, кем генә аннан түләми икән?! Андыйлар бармак белән генә санарлык кына, бугай. Һәр банк яки кибетнең диярлек кэшбэк буенча шактый уңышлы тәкъдимнәре була. Шул кэшбэклар картаңа яхшылап кына җыелып барып, ел ахырына менә дигән “запас” җыярга мөмкин. Димәк, Яңа ел алдыннан үзеңә менә дигән итеп бүләк ясый аласың дигән сүз әле бу.

Цивилизациядән кач

Син мәктәптә тырыша-тырыша укыдың, күптән көтелгән каникуллар җитте. Димәк, синең башыңа тулысынча “перезагрузка” ясау өчен шау-шулы шәһәрдән качып китү кирәк. Ялларыңда әби-бабаең авылына кайтып, сихри тынлыкка чумудан да яхшырак әйбер була алмыйдыр ул. Әле анда интернет та тотмаса, тагын да яхшы. Иң мөһиме – якыннарыңны, дусларыңны элемтәгә чыга алмау турында алдан кисәтеп кую.

Әлеге вакытны файдалы итеп уздыр. Елга нәтиҗәләр яса: кайсы әйберләрне – киләсе елда яхшыртасың, кайсыларын, киресенчә, иске елда калдырасың килә? Табигать кочагында хыялларга да киртәләр була алмый. Шуңа да хыялланырга курыкма!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев