Логотип Идель
Белми калма

ЯҢА ЕЛДА ШАРТЛАТКЫЧЛАР: ШТРАФ ТҮЛИСЕҢ КИЛМӘСӘ, САК БУЛ!

Яңа ел бәйрәме җитә башладымы, яшүсмерләр, бигрәк тә егетләр төрле шартлаткычлар, пиротехник эшләнмәләр сатып алырга ашыга. Татарстанның Гадәттән тыш хәлләр миинстрлыгы исә яшьләрне бу чорда аеруча сак булырга чакыра.

Бәйрәм алдыннан республикада быел, гадәттәгечә, янгынга каршы махсус режим кертеләчәк. Ул 20 нче декабрьдә башланып, 8 нче гыйнварга кадәр дәвам итәчәк. 

Бу нәрсәне аңлата соң? Татарстанның Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министры Рафис Хәбибуллин хәбәр иткәнчә, бу чорда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозган өчен штрафлар ике тапкырга (!) арттырыла. Пиротехник эшләнмәләрне исә бары тик махсус урыннарда гына кулланырга яраячак.

– Пиротехниканы куллану өчен мәйданчыклар һәр районда булдырылырга тиеш. Әгәр дә бу төр шартлаткычлар тиешсез урында файдаланылса, әлеге затлар җаваплылыкка тартылачак. Күрми калмаслар, дип өметләнмәгез. Бу чорда һәр урында махсус патруль хезмәте эшләячәк, - дип ассызыклады министр.

Алай гына да түгел, бу чорда барлык чыршы бәйрәмнәре, балалар өчен чаралар җитди контрольдә булачак.

Гомуми саннарга килгәндә, соңгы 5 елда Татарстанда янгыннар саны 6 процентка, ә һәлак булучылар саны исә 11,8 процентка кимегән. 2019 елның 11 аенда исә янгыннар саны 3,3 процентка азрак теркәлгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев