Логотип Идель
Белми калма

Яңа төр “земляника”: бу ни бу?

Хокук саклау хезмәткәрләре бер төр наркотикларның, аларны кулланучы-таратучыларның эзенә төшенә башлау белән, яңалары барлыкка килә. 21 гасырда яңа төр наркотиклар яшен тизлеге белән чыгып тора. Бу шомлы хәбәрләр турында еш кына мессенджерлар аша беләбез. Әле күптән түгел һәрбер смартфонга диярлек килеп ирешкән “земляника” наркотигы турында да ишеткәнсеңдер. Тик бүген, мәгълүмат ташкыны арткан заманда, аларның күбесен тикшереп, иләк аша уздыру да комачауламас.

Соңгы көннәрдә социаль челтәрләрдә һәм мессенджерларда “Киров территориаль мәгариф идарәсе хезмәткәре Дубининадан” алынган дигән хәбәр таратыла. Анда “балалаларга мәктәп ишегалларында “земляника” дип аталган яңа наркотик препарат таратыла”, диелә. Тик әлеге мәгълүматта кайсы төбәк турында сүз барганы әйтелми. Моның хакта Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы да җавап бирде.

– Татарстанның Эчке эшләр министрлыгы әлеге мәгълүмат буенча мониторинг уздырды һәм шуны ачыклады: “земляника” дип аталган һәм аның тасвирламасына туры килгән наркотик матдә республика территориясендә законсыз әйләнештә теркәлмәгән. Бүгенгә гражданнардан мондый матдәләр таратылу турында эчке эшләр органнарына мөрәҗәгать итүче булмады, – ди Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте белгече Елена Родайкина.

Шунысы да бар: “Киров территориаль идарәсе” дигән оешма булмавы, шулай ук хәбәрдә әйтелгән Дубинина исемле кеше мәгариф оешмаларында эшләмәве ачыкланган.

Нинди генә хәбәр таралса да, иң беренче итеп аны тикшерергә кирәк. Татарстан республикасы буенча ЭЭМ таратыла торган шушы хәбәрне җитди итеп кабул итмичә, аны алга таба таратмауны сорый. Хокук бозулар турында теләсә нинди хәбәрләрне 291-20-22 (ышаныч телефоны) яки 02 телефон номеры буенча хәбәр итәргә кирәк.

Алинә МИННЕВӘЛИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев