Логотип Идель
Белми калма

XXI «СОЗВЕЗДИЕ-ЙОЛДЫЗЛЫК» ФЕСТИВАЛЕНЕҢ УЗДЫРЫЛУ ВАКЫТЫ БИЛГЕЛЕ БУЛДЫ

Татарстанда «Созвездие-Йолдызлык» ачык республика яшьләр эстрада сәнгате телевизион фестивале старт ала. Быелгы фестиваль хәрәкәте Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган.

Фестивальнең зона этаплары – Казанда 22 февральдән 12 мартка кадәр; Баулыда 26-28 февральдә; Зәйдә 2-3 мартта;  Актанышта 6-7 мартта, Яр Чаллыда 9-10 мартта; Чирмешәндә 13-14 мартта; Биектау районының Шәпше авылында 16-18 мартта; Балык Бистәсендә 20-21 мартта; Апаста 24-25 мартта, Яшел Үзәндә 27-28 мартта узачак.

Сайлап алу турлары уздырылучы традицион географик зоналарга быел Баулы, Апас һәм Балык Бистәсе дә кушылды.

«Без, бу ел Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы, дип игълан ителүенә, бик сөендек. Бу Татарстан өчен генә түгел, тулаем илебез өчен дә бик мөһим. Ел саен «Созвездие-Йолдызлык» фестивалендә үз номерларында төрле мәдәниятләрнең матурлыгын чагылдыручы балалар чыгыш ясый. Нәкъ менә халык мәдәнияте, күңелләрне чишмә кебек чистартып, кешеләргә яктылык бүләк итә ала» – дип, билгеләп үтте фестивальнең генераль продюсеры Дмитрий Туманов.

Конкурсантлар үз талантларын «Вокал-соло», «Вокаль ансабльләре», «Хореография», «Конферанс», «Җырга иң яхшы музыка», «Иң яхшы җыр тексты», «Иң шәп видеоклип» номинацияләрендә күрсәтәчәк.

Фестивальнең суперфиналын 17-21 апрельдә КФУ УНИКС Концертлар залында уздыру плашлаштырыла. Гала-концерт 22 апрельдә узачак. Фестивальнең Гран-При ияләре 29 апрельдә «Пирамида» концертлар залында билгеле булачак.

Фестивальнең гала-концертында, традицион рәвештә, беренче урын һәм Гран-При алучыларга бүләкләр, иң яхшы педагогларга мактаулы исемнәр, дәүләт бүләкләре, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановтан дәүләт стипендияләре һәм педагогларга «Татнефть» компаниясеннән бүләкләр тапшырылачак.

Тулырак мәгълүмат белән фестивальнең рәсми сайтында танышырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев