Логотип Идель
Белми калма

XIII Казан кинофестиваленең жюри рәисе билгеле булды

Бу мәртәбәле вазыйфаны режиссер Николай Досталь башкарачак. Шулай ук фестивальдә беренче тапкыр берничә жюри составы эшләячәк. Аңа дөньяның 11 иленнән 20 белгеч чакырылган.

XIII Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең жюри составы расланды. Фестиваль Татарстанда 5-11 сентябрьдә узачак. Жюри командасын Россиянең халык артисты, режссер һәм сценарист Николай Достальҗитәкли. Бу елның тагын бер яңалыгы – ул жюриның берничә секцияләргә бүленүе.

Бәйге программасының тулы метрлы уен фильмнарын АКШдан продюсер Ларри Джексон («Молчание ягнят», «Более странно, чем в раю»), кино белгече, публицист Абдурразак Аззахер (Марокко), театр һәм кино актеры, Россиянең халык артисты Виктор Вержбицкий (Россия), режиссер һәм сценарист Салават Юзеев (Россия, Татарстан) бәяләячәк.

"Кыска метрлы уен фильмы» һәм «Яшь Россия» бәйге номинацияләренең жюри составында: кинорежиссер, «FIFOG» Женева кинофестивале директоры Тахар Хоучи (Швейцария), фестивальләргә фильмнарны чыгару буенча «Festagent» зур Россия агентлыгы җитәкчесе Иван Золотухин (Россия), актер Орхан Милли(Төркия).

Иң яхшы документаль (кыска һәм тулы метрлы) фильмнарны режиссер һәм сценарист Шарофат Арабова(Таҗикстан), кино белгече Ульви Метхи (Әзербәйҗан), режиссер Алиреза Шахрохи (Иран) сайлаячак.

Гадәттәгечә, Казан кинофестивалендә кино белгечләре һәм кино тәнкыйтьчеләреннән торган жюриэшләячәк. Аның составына кино белегче, культуролог, телевидениедә алып баручы Кирилл Разлогов(Россия), кино турында китаплар авторы, Мәскәү халыкара кино фестивале сайлап алу комиссиясе әгъзасыМарина Торопыгина (Россия), кино тәнкыйтьчесе Гульбара Толомушова (Кыргызстан) кергән. Кино белгечләре иң яхшы дип тапкан теләсә кайсы фильмга махсус премия бирә ала.

Фестивальдә беренче тапкыр бәйсез матбугат жюрисы булдырылды. Ул чит ил, Россия һәм Татарстан кино күзәтүчеләрен һәм жрналистларын берләштерә. Быелгы составка «ПрофиСинема» порталы күзәтүчесе, РФ Кинематографистлар берләшмәсе газетасының баш мөхәррир урынбасары Вита Рамм (Литва/Россия,Мәскәү), "Искусственное кино» журналының мөхәррире һәм даими авторы Евгений Майзель (Россия, Санкт-Петербург), "Эфир» телеканалының мәдәният бүлеге мөхәррире Дмитрий Пивоваров (Россия, Казань) чакырылган.

«Милли кино секциясе» дигән аерым категориядәге Татарстан фильмнарын кино белгече Миролюб Вучкович (Сербия), продюсер, актриса Диана Сәфәрова (Россия, Татарстан), кино белгече, кинотәнкыйтьчесе Елена Алексеева (Россия, Татарстан) бәяләячәк. «Милли кино секциясе»нең эше турында өстәмә белешмә соңрак игълан ителәчәк.

Барлык бәхәсле очракларда хәл иткеч тавыш бирү хокукы жюри рәисендә булачак.

«Казан кинофестивалендә фильмнар гаять күп, - дип белдерә КХМКФ директоры Миләүшә Айтуганова. -Жюри әгъзаларына 5-6 көн эчендә 60-70 кинотасма карау физик яктан бик авыр. Атна дәвамында кино карау процессы көненә 8-10 сәгать буе барды. Бу экспертлар өчен бик зур хезмәт һәм эмоциональ яктан зур «йөк». Шуңа күрә без жюри әгъзаларын берничә секцияләргә «бүлергә» булдык. Үз «компетенция» кысаларында 10, максимум 20 фильм карап, бәя бирү күпкә кулайрак дигән фикер белән күпләр ризалашыр. Без жюрига чакырылган белгечләр санын арттырдык. Бу адым һәр фильмны игътибарлырак карарга һәм, гомумән, фестивальнең сыйфатын арттырырга ярдәм итәр дип уйлыйм».
***
Казан халыкара мөселман киносы фестивале (КХМКФ) – Татарстан башкаласында уздырылучы иң зур кинога бәйле чараларның берсе. Ул 2005 елдан бирле үткәрелә. Фестиваль эчтәлеге аның сөрәнендә чагыла: “Мәдәниятләр диалогы аша – аралашу мәдәниятенә”. Форум программасына үзендә тынычлыкны саклау, диннәргә тигез караш, толерантлык идеяләрен йөртүче, милләтара диалог төзү ысуллары турында сөйләүче фильмнар сайлап алына.

Фестивальнең рәсми сайты: http://kazan-mfmk.com.

Фото чыганагы - http://www.aif.ru.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев