Логотип Идель
Белми калма

WORLDSKILLS RUSSIA: “КИЛӘСЕ ЕЛДА 1 УРЫН БЕЗНЕКЕ БУЛАЧАК!”

Татарстанның яшь профессионаллары WorldSkills Russia-2017 чемпионатыннан кайтты. Бишенче тапкыр уздырылган милли чемпионат 16-19 майда Краснодарда үтте. Эшче һөнәрләр вәкилләренең багажы медальләргә күпкә бай иде: быелгы чемпионатта республика командасы 2-нче урынны яулады.

Татарстан катнашучылары белән бер рейста очканнар берәм-берәм гаҗәпләнгән кыяфәттә аэропорттан чыга барды. Туган якка һәр кайтканда да зур төркем булып, флаглар, транспарантлар, көчле алкышлар белән каршы алмыйлар бит. Аэропортта күпләп җыелган студентлар, әти-әниләр, мөгаллимнәр – WorldSkills Russia-2017 катнашучыларының төп җанатарлары иде.



16-22 яшьлек 81 Татарстан конкурсантының уңышлары зурдан. Безнекеләр йөздән артык компетенциянең 60 төрендә үз сәләтләрен күрсәтеп, 16 – беренче, 8 – икенче һәм 7 өченче урынга ия булган. Гомум зачет буенча исә Татарстан җыелма командасы 2-нче урында.

Катнашучылар мондый тантаналы каршы алудан гаҗәпләнеп, котлаулар кабул иткән арада кайберләре чемпионаттан медальләре белән алып кайткан хис-кичерешләре белән уртаклашты. Әйтик, Казан элемтә техникумы студенты Ислам Нигъмәтуллинга “Мәгълүмати кабель челтәрләре” компетенциясендә тиңнәр булмаган.



– Республика чемпионатында җиңү яулагач, Татарстан җыелма командасына эләктем. Ил күләмендә милли чемпионатта катнашуы исә күпкә авыррак бирелде. Иң көчле көндәш Вологда өлкәсеннән иде. Җиңүчене игълан иткәч, ышанып булмады башта. Соңрак күңел шундый рәхәтлек хисе белән тулды! Тукталырга исәп тә юк, дөньякүләм чемпионатка да эләгәсе килә. Яулаган дәрәҗәм мөмкинлекләр барлыгын дәлилли. Өстәвенә, безнең уку йортында да чемпионатка төпле, нигезле итеп әзерлиләр.

Кайбер компетенцияләрдә катнашучылар үзләре генә түгел, парлап та чыгыш ясаган. В.Г.Тимирясов ис. Казан инновация университетыннан Игорь Гурьянов белән Ирина Подикова ярыш нәтиҗәләре буенча мәртәбәле 3-нче урынны яулаган.



– Чемпионатта без “Туризм” компетенциясендә үзебезне сынадык. Стандарт буенча анда парлап катнашалар. Чыгышыбыз көндәшләрнекеннән бераз яхшырак та иде, бу безнең шәхси фикер генә түгел. Шулай да кайбер сәбәпләр аркасында 3-нче урынга ия булдык. Бу безне, беренчедән, гаҗәпләндерде, икенчедән, зур мотивация бирде. Киләсе ел безнең өчен соңгысы һәм анда 1-нче урын безнеке булырга тиеш! Гомумән, мондый сынаулар – ул зур тәҗрибә. Алар һөнәри яктан гына түгел, шәхси яктан да чыныктыра, үстерә, – диләр Игорь белән Ирина.
WorldSkills Russia-2017 милли чемпионатында гомум зачет буенча 1-нче урынны Мәскәү җыелма командасы яулады, 3-нче урын – Краснодар өлкәсе командасында.

Ә Һөнәри компетенцияләр үсеше үзәге директоры Эмиль Гобәйдуллин фикеренчә, республиканың җыелма командасы бик уңышлы чыгыш ясаган.

– Татарстан бу нәтиҗәгә озак килде. Катнашучыларның күбесе киләсе елгы чемпионатка әзерләнәчәк. Ул 2019 елда Казанда узачак дөнья чемпионаты алдыннан үзенә күрә бер тест та булыр. Командабыз әле бик яшь,тәҗрибәсе дә, осталыгы да бераз гына җитеп бетмидер. Ярый, Мәскәүне беренче тапкырдан ук алмыйлар. Киләсе елда безнең территориядә оттырмаячакбыз!







Чыннан да, үзләренең уку йортларында алган белемнәреннән тыш, яшь профессионалларны республика күләмендә дә ныклап әзерлиләр. Чемпионат алдыннан ярты ел буе алар һөнәри күнекмәләрен арттырган, алар белән психологлар, тренерлар эшләгән. Республика хакимиятенең студентларны WorldSkills Russia-2017 чемпионатына әзерләүдә саллы өлешен катнашучылар үзләре дә ассызыклый.

– Казанышларыбыз безнең шәхси җиңү генә түгел, алар артында тагын безнең остазлар, безгә өмет баглаучылар тора, - ди “Эшмәкәрлек” компетенциясендә җиңү яулаган Казан инновация университеты студенты Юлия Сечевская. – Безнең әзерлеккә республика бик күп ресурсларны җәлеп итте. Аерым рәхмәтне Татарстанның Икътисад министрлыгына, остазларга, уку йортыма белдерәм. Бу безнең уртак җиңү!



Статистикага күз салсак, Татарстан кыю адымнар белән үргә атлый. Узган елны республиканың җыелма командасы 3-нче урын алган иде. Быелгы күрсәткечләрнең үсеше исә киләсе елга Татарстанга 1-нче урынга дәгъваларга барлык мөмкинлекләрне дә ача.

Регина ШИҺАБЕТДИНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев

2
X