Логотип Идель
Белми калма

WISHLIST: ИЗОЛЯЦИЯ ВАКЫТЫНДА РОССИЯЛЕЛӘР НИЛӘР САТЫП АЛЫРГА ХЫЯЛЛАНА?

Март азагында «Вконтакте» социаль челтәре «wishlist» (теләкләр исемлеге) дип аталучы яңа функция  кертте, аның ярдәмендә кулланучылар үзләре сатып алырга теләгән әйберләр исемлеген төзи һәм төрле онлайн-кибетләрдәге продукцияне «Вконтакте»дан чыкмыйча гына ала алалар.

Ике атна эчендә бу яңа функционалны 4 миллионга якын кеше кулланып караган, һәм шул мәгълүматлар нәтиҗәсендә, социаль челтәр кулланучылар «wishlist»ында иң еш очраган товарларны ачыклаган.

Иң еш искә алынган товарлар исемлегендә смартфоннар, чыбыксыз колакчыннар, фитнес беләзекләр, уен приставкалары һәм өстәл уеннары бар.

Әлеге товарлар белән бер исемлектә, табигый ки, санитайзерлар,антисептиклар, термометлар бар. Шулай ук каһвә пешерү өчен кирәкле җиһазлар, мультиварка кебек электроника да еш искә алынган. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев