Белми калма
Вузда уку бәяләре арта!
Соңгы елларда Россия вузларының коммерцияле бүлекләрендә уку өчен түләү 15-19 процентка арткан. Ә яңа уку елыннан кесә тагын да такыраячак икән.
Статистика мәгълүматлары буенча 2018 елның мае белән чагыштырганда, быелның маенда уку өчен түләү 15 процентка арткан. Мисал өчен, быелның маенда дәүләт һәм муниципаль вузда укуның уртача бәясе 68 900 сум булган. Былтыр бу сумма 58 000 тәшкил иткән.
Хәер, дәүләтнеке булмаган уку йортларында да бәя арту күзәтелә. 2018 елда ул уртача 46 300 сумны тәшкил итсә, быел – 55 200 сум. Мондый тенденция инде берничә ел рәттән күзәтелә. 2018 елда да, 2017 ел белән чагыштырганда, уку өчен түләү 14 процентка арткан булган.
Яңа уку елына – 1нче сентябрьгә бәяләр тагын 15-20 процентка артырга мөмкин, дип фаразлый белгечләр. Алар фикеренчә, бу вуз укытучыларының хезмәт хакын, төбәктәге уртача хезмәт хакы белән чагыштырганда, 200 процент дәрәҗәсендә калдыру өчен кирәк. Шулай ук бәя күтәрелүгә абитуриентлар саны артуы һәм бюджет урыннары кимүе дә сәбәп булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
17 апреля 2024 - 16:11
КЫТАЙ ГАЛИМНӘРЕ БИЕРГӘ КУША!
-
16 апреля 2024 - 16:55
ТУКАЙНЫҢ ТУГАН КӨНЕ УҢАЕННАН УКУЧЫЛАР «МӘҢГЕЛЕК ШИГЪРИЯТ» БӘЙГЕСЕНДӘ КАТНАШЫРГА ЧАКЫРЫЛА
-
14 апреля 2024 - 13:33
ШӘРИФ КАМАЛ ИСЕМЕНДӘГЕ ӘДӘБИ ПРЕМИЯГӘ ЭШЛӘР КАБУЛ ИТЕЛӘ БАШЛАДЫ
-
13 апреля 2024 - 16:42
YUMMY MUSIC ТУГАН КӨНГӘ ЧАКЫРА!
Нет комментариев