Логотип Идель
Белми калма

ВПР: 8 СЫЙНЫФ УКУЧЫЛАРЫНЫҢ КАЧА АЛМАВЫ, СЫНАУНЫ КОМПЬЮТЕРДА ЯЗУ ҺӘМ БАШКАЛАР

Быел Бөтенроссия тикшерү эшләрендә (ВПР) илнең 37 мең мәктәбеннән 6,5 миллион укучы катнашачак. Былтыр бу сынауны 6 миллионга якын егет-кыз язган булган. 2018-2019 уку елыннан аермалы буларак, быел 8нче сыйныфларда да ВПР уздырылачак.

Бу апробация режимында булачак. Алар математика, рус теле, физика, химия һәм җәмгыять белеменнән шундый мөстәкыйль эш тапшырачак.

Сүзлек:

Бөтенроссия тикшерү эшләре – ВПР (Всероссийские проверочные работы) – аерым предметлар буенча уздырыла торган йомгаклау контроль эшләре. Ул, Федераль дәүләт белем бирү стандартлары таләпләрен исәпкә алып, укучыларның әзерлек дәрәҗәсен тикшерү максаты белән үткәрелә.

Укучылар ВПРны апрель аенда язачак. Ә 11нчеләр исә аны март аенда тапшырырга тиеш. 7нче һәм 11нче сыйныф укучылары чит телләр буенча ВПРны компьютерда язачак. Бу шулай ук быелгы яңалыкларның берсе.

ВПР нәтиҗәләре алга таба район, шәһәр, төбәк, гомумән алганда, ил дәрәҗәсендә белем бирү сыйфатын үстерү программаларын формалаштыру өчен кулланыда. Эшләр федераль дәрәҗәдә билгеләнгән биремнәр буенча уздырыла һәм бердәм таләпләр буенча тикшерелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев