Логотип Идель
Белми калма

Волонтерларның үз советы бар!

Татарстандагы волонтерлар борыннарын тагын да югары күтәреп йөри ала. Чөнки 10 июльдә республикада Волонтерлыкны үстерү ведомствоара советы булдырылды. Димәк, ирекле булышчылар юнәлешенә караган барлык рәсми документлар аның аша узачак дигән сүз. Ягъни бу Татарстандагы волонтерлыкның ишекләрен тагын да киңәйтәчәк.

Әлеге советны булдыруны Татарстанның Яшьләр эшләре министрлыгы тәкъдим иткән. Бу 2018 елда – Россиядә волонтер елы уңаеннан формалашкан ирекле булышчыларга ярдәм күрсәтүдә Бөтенроссия стандартларын кертүдә бер адым.

Совет Татарстанда волонтерлыкны үстерүдә системалы чаралар кертәчәк, карарлар кабул итәчәк. Шулай ук ирекле булышчылар эшенә анализ ясап, методик тәкъдимнәр дә бирәчәк. Моңа өстәп, төрле юнәлештәге – гражданлык-патриотик, мәдәни, вакыйгалы, “көмеш”, корпоратив – волонтерлыкка да ярдәм итәчәк.

Әлеге орган составына төрле министрлык, ведомстволардан кала, иҗтимагый һәм хәйрия оешмалары – “Мечтай со мной” федераль проекты, Россия мәктәп укучылары хәрәкәте, эзләү-коткару отряды, “Игелекле Казан” проекты җитәкчеләре дә кергән.

– Ярдәмгә мохтаҗ булган кешегә булыша алу мөмкинлеге – ирекле булышу белән шөгыльләнгән берничә мең кеше өчен гади күңел халәте. Күп кенә илләрдә аның, социаль яктан булган йогынтысы белән бергә, икътисади нәтиҗәсе дә миллион долларлар белән исәпләнә. Җитмәсә, волонтерлык – ул яшь кешенең үз-үзен күрсәтү өчен мөмкинлеге дә әле. Күп кенә яшьләргә волонтерлык тәҗрибәсе профессиональ һәм шәхси компетенцияләрне формалаштырырга булыша. Шуңа да бу юнәлешне безгә алга таба да үстерергә кирәк, – ди Татарстанның яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов.

Хәзерге вакытта Татарстанда волонтерлык эшчәнлеге белән 45 меңнән артык кеше шөгыльләнә, республикада 900дән артык волонтер оешмасы эшли.

Алинә МИННЕВӘЛИЕВА әзерләде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев