Логотип Идель
Белми калма

«ВКОНТАКТЕ» ТАТАРЧА ПРОЕКТЛАРГА ГРАНТЛАР ӨЛӘШӘ

«Вконтакте» социаль челтәре татар телле контентны популярлаштыру, арттыру максатыннан шундый карарга килгән. Иң яхшы өч проект махсус грантларга ия булачак. Гомуми сумма – 500 мең.

– Без туган телдәге проектларга ярдәм итәргә, аларның рус телле зур проектлар арасында югалып калуларына юл куймаска булдык. Татар телле контентны тагын да сыйфатлырак итү – тагын бер мөһим максатларның берсе, - дип ассызыклый “Вконтакте”ның Татарстандагы вәкиле Диләрә Махиянова.

Грантлар өләшүдән тыш, бәйгедә катнашучы проектлар өчен уку-укыту эшчәнлеге дә оештырылачак. Киләчәктә бу программа башка телдәге проектлар арасында да уза башлаячак.

Бәйгенең уку-укыту өлеше 20 октябрь - 10 ноябрь көннәрендә узачак. Аның кысаларында социаль челтәрдә эшләүчеләр конкурс катнашучыларын алгоритмнардан файдаланырга, инструментларны нәтиҗәле итеп кулланырга өйрәтәчәк. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев