Логотип Идель
Белми калма

Җәвит малае - рэпер!

Җәвит һәм Зөлфия Шакировларның кече уллары Искәндәр эстрадага тәүге адымнарын ясап килә. Талантлы егет үзенә юнәлеш итеп рэп җырлауны сайлаган. 

Тик әнисе Зөлфия ханым гына улының мавыгуын бик өнәп бетерми икән.

— “Синең кебекләр күп, сәнгатьне бутап йөрмә”, - дип күпме генә әйтсәм дә, мине тыңламый. Ул “рэп” дигәннәрен мин бөтенләй дә аңламыйм. Сәхнәгә моңсыз кешенең чыгуын өнәп бетермим. Баланы сүгәм, ә ул миңа: “Әни, син миннән көнләшәсең, шуңа күрә шулай дип әйтәсең”, - ди. Ярар, яшьлектә була торган күренешләр, туйгач туктар әле. Әмма, икенче яктан, аның өчен сөенәбез дә. Ул бит тәмәке тартып, сыра эчеп йөри торган малай түгел. Көн-төн бүлмәсендә бикләнеп, шигырьләр яза. Кайчак миңа, күрше бүлмәгә, “ватсап” аша төнге өчтә: “Әни, яңа шигырь яздым, укып кара әле”, - дип смс җибәрә. Башта урысча яза иде, аннары мин сорагач, татарчага күчте. Татар телен укымаган булса да, менә дигән яза. Шигырләре үземә дә ошый, бик матур һәм мәгънәле, - ди Зөлфия Шакирова.



Ә Искәндәр үзе татар эстрадасында яңалык ачмакчы була:

— Заманча татар музыкасы юнәлешендә үземне сынап карарга булдым. Әйе, моңа кадәр бары тик рус телендә генә җырлый идем, хәтта татарча җырларны тыңлаганым да юк иде. Аннары милли эстрадада моңа кадәр булмаган юнәлешне башлап җибәрергә булдым. Әти-әнием исеменә аркаланып, ярдәм көтеп ятмыйм, бары тик үз көчемә, үз тырышлыгыма гына ышанам. Кайчак әтинең Инстаграмында: “Улыгыз начар җырлый, бөтенләй матур түгел”, – дип комментарий калдыралар да, әти мине яклый башлый. Миңа бу ошамый. Әти күрмәгәндә, ул язган комментарийларны бетерәм. Мине алар күләгәсендә йөри дип уйламасыннар иде. Мөстәкыйль эшлисем килә, - ди яшь автор-башкаручы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев