Логотип Идель
Белми калма

ВИРТУАЛЬ МӘКТӘПТӘ УКУ БУШЛАЙ!

Студентларның, хезмәткәрләрнең читтән торып укуга күчүе дистанцион форматта белем алу мөмкинлеген тагын да әһәмиятле итте. “Сбербанк” ширкәте исә үзенең платформасында теләгән һәркемгә уку материаллары, белем бирү программаларына ишекләрен ачты.

23 марттан башлап, “Сбербанк”ның үзенең Виртуаль мәктәбе эшли башлады. Хәзер андагы материалларның күбесен диярлек куллану бушлай. Бу порталда инде шактый күп материал тупланган. Алар даими рәвештә тулыландырылачак.

Хәзерге вакытта Виртуаль мәктәптә:

– төрле темаларга курслар һәм тренажерлар;

– SberKnowledge проектының материаллар сериясе – Сбербанкның Корпоратив университетының мәгълүмати-аналитик басмасы;

– EduTech проектының материаллар сериясе (укыту дөньясындагы иң яхшы практикалар турында) һәм Пульс EduTech (белем бирү технологияләре базарына күзәтү);

– әһәмиятле ачышлар турында заманча Россия галимнәре видео һәм мәкаләләре;

– Корпоратив университет һәм “ПостНаука”ның уртак проекты дәвамында әзерләнгән фәнни тикшеренүләр нәтиҗәләре;

– “Сбербанк” ширкәтенең әйдәп баручы җитәкчеләре һәм чакырылган спикерлар чыгышларының видеоязмалары.

Моннан тыш, “Сбербанк” Корпоратив университеты “SmartReading” нәшрияты белән берлектә теләгән һәркемгә 450 популяр китапның кыскача эчтәлеген уку мөмкинлеген бирә. Алар – аудио һәм текст форматта. Әлеге китапларны 2020 елның 20 апреленә кадәр кулланып булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев