Логотип Идель
Бу – тема!

ВИРТУАЛЬ ХЫЯНӘТ

Социаль челтәрләрдә фото-видеоларга лайк кую, бер уйлаганда, экранга басып алу гына кебек. Әмма кайбер кешеләр анда тирән мәгънә эзли. Күпләр фотодагы лайкны симпатия белдерү, партнерга хөрмәт күрсәтмәү яисә, гомумән, потенциаль хыянәт итеп кабул итә. Язмабызда виртуаль хыянәт, ягъни чит кызларга һәм егетләргә лайк кую турында сүз алып барачакбыз. Яшьләр өчен бу нормаль күренешме яисә чынлап та хыянәт буларак кабул ителәме? Моның турында без аларның үзләреннән сорадык.

Алия, 19 яшь:

   Әйе, мин моны хыянәт дип саныйм, чөнки хәзерге егет-кызлар тулысынча Интернет дөньясында яши. Әгәр егет кеше башка кызга лайк куйса, комментарийлар язса – бу нәрсәгәдер өмет бирү кебек аңлашыла. Шулай итеп, егет белән кыз арасында эмоциональ бәйлелек барлыкка килә.  

2020 елларда кешеләр социаль челтәрләрдә лайкларны бигрәк тә күп куйды, чөнки алар эшсезлектән нишләргә белмәде. Бәлки алар күңелсез булганлыктан башкаларга рәттән лайк куеп утыргандыр. Икенче яктан уйлаганда, минем егетем алай эшләсә, бу миңа ошамас иде, чөнки мин үзем белмәгән егетләргә лайклар куймыйм. Кайчандыр хыянәттә шикләнгәнем булгач – бу минем өчен триггер булып калды.

Илья, 17 яшь:

Бу минем өчен хыянәт түгел.  Мин моңа тыныч карыйм һәм бернинди дә начар әйбер күрмим.

   Әгәр мин мөнәсәбәтләрдә булсам, гомумән, кызлар белән аралашу даирәсен мөмкин кадәр кыскартырга тырышачакмын. Кемгәдер лайк куюны нормаль күренеш дип саныйм, әмма комментарийлар ук калдыруны артык дип уйлыйм.

Кирилл, 19 яшь:

   Нинди язмалар һәм нинди комментарийлар булуга бәйле. Бер караганда, монда бернинди куркыныч юк, әмма флиртка һәм башка берәр нәрсәгә ишарә булса, хыянәт дип саныйм.

   Сөйгән кызымның социаль челтәрләрендә егет дуслары күп булса, каршы килмим. Ләкин мин үземне көнче дип саныйм, һәм шуның аркасында аның егетләр белән аралашуын кабул итмим, хәтта дустанә форматта булса да.

Анна, 19 яшь:

   Минем егетем социаль челтәрләрдә утырмый, шуңа күрә моны хыянәт дип санамыйм. Әгәр аңа башка кызның фотосы ошый икән, бу минем өчен микрохыянәт. Шуңа күрә мин моны күзәтмәскә тырышам. Ләкин шул ук вакытта һәр кешенең шәхси чикләре булырга тиеш икәнлеген дә аңлыйм. Мин үзем лайклар куймыйм һәм башкаларга хәтта күзем дә күтәрелми.

Анастасия, 19 яшь:

   Бу хыянәт түгел. Моны нормаль дип саныйм, ләкин фанатизмнан башка. Барысы да әдәп кысаларында булырга тиеш. Лайк ул – хыянәткә бер адым кебек, әмма минем өчен хыянәт дәрәҗәсенә җитәргә тагын да зуррак гамәл кирәк. Мин шикләнә калсам, егетемнең телефонын сорар идем: әгәр аның яшерер әйбере булмаса, ул аны шунда ук бирәчәк.

   Нәтиҗәгә килгәндә, сораштыручыларның 60% – чит егетләргә, кызларга лайк кую һәм комментарий язуны норма дип саный, ягъни болар хыянәт билгесе түгел. Ә менә калган 40% өлеше – хыянәт дип уйлый.

Елена Николаевна, психолог:

Кешеләрнең бер-берсенә лайк куюында бернинди начарлык та юк. Бу очракта көнчелекне юләрлек дип саныйм. Әгәр дә бер партнер икенчесен күзәтә һәм контрольдә тота башлый икән, бу патологик характерга әверелергә мөмкин. Бу ике очрак турында сөйли:

1) Кешенең үз-үзен бәяләве бик түбән.

2) Партнер үзе хыянәт итүгә һәвәс, шуңа күрә бөтен нәрсәдә дә шикләнә.

Фото: Freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев