Логотип Идель
Белми калма

ВАТАННЫ САКЛАУЧЫЛАР КӨНЕ: КИЕМ - КИЕМ ГЕНӘ ТҮГЕЛ...

Сәлам, егетләр һәм... ну ярар, кызлар да! Юкса, кызлар өчен түгел, ә нәкъ менә без, малайлар, өчен иде бу язма. Редакциядә махсус хәрби теманы миңа бирегез, дип, сорап алып яза башлаган идем. "Күңелсез итеп язма, кара аны!" - дип бәйләнеп алдылар тагын кызлар. Аларга шул үртәшергә генә куш инде! Шундый булсалар да, әйбәт үзләре. Андыйлар башка бер редакциядә дә юк! Шуңа кичерәм дә инде үзләрен...

Хәрби, димәк тиз һәм уңайлы

Тынычлап материал туплап кына утыра идем, язмамның беренче юлларын Луиза апа белән Айгөл апа күреп алдылар: "Ничек инде, Чаткы, бу тема кызларга кызык булмасын", - дип шелтә белдерделәр. Аларга Эльвиралар да кушылды. Баксаң, алар үзләренең тирә-юнендәге егетләрнең кием-салымына әле ничек кенә игътибар итәләр икән! Тоташ дискуссия купты... Бүгенге киенү стиле, модада булган тенденцияләр турында сөйләшә генә башлаган идек, сүзебез бөтенләй икенче юнәлеш алып китте. Чөнки, бәхәсебезгә, редакциягә килеп кереп, Айдар абый кушылды. "Ә менә хәрби киемдә бар да уйланылган, чөнки кырыс, хәтәр шартларда кешегә матурлыкны кайгыртудан бигрәк, тизлек һәм уңайлылык турында уйларга кирәк". Карале, чынлап та шулай бит! Шуңа да 23 февраль уңае белән, бераз гына чагыштыру үткәреп карарга булдык.  

Бар да - үз урынында

Без үскәндә, әби-бабайлар ертык джинс чалбар өчен тәмам теңкәгә тияләр иде. Имеш, адәм хурлыгы, хәерче кебек йөрисең... Ә менә хәзер ертык чалбар темасына алмашка яланаякка кроссовки, кеды кию хакындагы бәхәсләр килде. Шулай ул дөнья, үзгәреп тора. Моннан кала, тагын егетләрнең чәч ясаулары да актуаль икән. Элек тә булган инде ул - чәч үстерүләр, дип бәхәсләшеп алдым. Һәр заманның үз модасы, дигәндәй. Бу урында апалар тагын бер борчулары белән уртаклашырга кирәк таптылар: егетләр хәзер, кызлар кебек, үз тышкы кыяфәтләре белән артык нык мәшгуль, дигән фикер әйттеләр. Имеш, без хәзер көчле, кыю, һәрчак ярдәмгә килергә әзер рыцарьлар образыннан читкәрәк тайпылып барабыз... Мин инде, булдыра алганча, безне якларга тырыштым. Ярый, озын сүзнең кыскасы, чагыштырып карыйк та, нәрсәнең уңайлы, нәрсәнең юк, хәтта сәламәтлеккә зыянлы ук булуын ачыклыйк әле.  

Элегрәк фуражкаларны, кепкаларны козырегын алга каратып кигәннәр, нигездә, кыш көннәрендә җылы башлыклар белән бүреккә күчкәннәр. Хәзер без кышын да кепка гына кияргә дә мөмкинбез, аны да - артка таба каратып куеп. Уңайлы, әмма салкыннардан сакламый. РЮКЗАК Менә монысы, ичмасам, ачыш! Уңайлы да, бөтен кирәк-яракны сыйдырып та була. Шулай ук ике иңгә асып йөргәндә, гәүдәгә авырлык та китерми. Бу бер кулдан икенчесенә күчереп йөрткән портфельдән күпкә кулайрак җайланма. ЧАЛБАР Никтер алар кыскарганнан-кыскара бара. Җитмәсә, тарая да әле. Аларга салкын кышта да, эченнән җылы ни дә булса кимичә генә, сыя алабыз. Бу, беренчедән, тәнне суыктан сакламый, икенчедән, тар кием кан йөрешенә дә зыян китерергә мөмкин. КЕДЫ/КРОССОВКИ Җылытылган вариантлары булса - шәп! Әмма аларны кып-кыска гына оекбаш белән, чалбар белән ике арада ялан тәнне калдырып кию - бер дә хуп түгел. Мода артыннан ничек кенә кумыйк, сәламәтлек - беренче урында! 

ФУТБОЛКА ҺӘМ КУРТКА Җылы туннар, толыплар киеп, аларны өстеңдә күтәреп йөргән заманнар артта калды. Без хәзер кышкы курткаларның да өрфия кебек җиңелен сайлыйбыз һәм аны еш кына футболка, җиңелчә водолазка өстеннән генә киеп, урамга чыгып китәбез. Киңәшем - үзе юка, җиңел булса да, әйбәт итеп җылытылганнарын сайлагыз!  БЕРЕТ Хәрбиләрнең баш киемнәре күптөрле. Кышларын алар ушанка бүрекләр дә, картузлар да кигәннәр. Берет арада иң җиңеле санала. Гадәттә, хәрби хезмәттә чәне кыска йөртәләр, гомумән алдыралар. Болай итмәсәң, аның белән озак җәфаланырга туры килә, җитмәсә, гигиена таләпләре үтәлмәгән очракларда, төрле күңелсезлекләр дә килеп чыгарга мөмкин. Ә болай башны юешләтеп, сыпырып алдың да беретне башка чәпәп куйдың, бетте китте. Тимер каскаларны да онытмыйк, алар башны саклаган. ӨСКЕ КИЕМ Җил-яңгырдан саклый торган чыдам һәм, шулай ук, җылы саклый торган материалдан әзерләнгән. КАЕШ Ул киемне буып, җылы саклап торган, шулай ук аңарга корал да беркетелгән. Кирәк булса, аны яралыларны күчергәндә, канны туктатыр өчен жгут буларак та кулланганнар. ПОГОННАР Болар матурлык билгесе генә дип уйласагыз, ялгышасыз. Погоннар бәрелешләр вакытында иңнәрне саклар өчен уйлап табылган, чөнки әле кылыч белән һөҗүм итү чорларында ук дошман нәкъ менә иңсәгә китереп чаба торган булган. ГАЛИФЕ ЧАЛБАР Өсте киң, аска таба тарая баручы бу чалбарлар аяк киемен кигәндә комачауламый торган булганнар. Кавалеристлар өчен - менә дигән кием. Шулай ук бу чалбар эченнән тәнгә сыланып торган рейтузалар да кигән солдатлар. КИРЗА ИТЕК Югары чыдамлыкка ия материалдан ясалган һәм җылы да, уңайлы да, тиз киелә дә торган булган. Солдатларның өс-киемнәрен гел алыштырып торырга мөмкинлекләре булмаган бит. Шуңа да кирза итек солдат киеменең алыштыргысыз атрибутикасына әверелгән. Сүз уңаеннан, оекбаш урынына хәрбиләр аякларын махсус тукымадан ясалган чолгау белән чолгаганнар. Бу вакытны экономияләгән.   

Чаткы Ялкынлы

Регина Галиева рәсемнәре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев