Логотип Идель
Белми калма

Валерий Власов: «Стабильлек өчен тавыш бирдем!»

"Сайлау участокларында яшь парлар, балалары белән килгән ата-аналар, өлкән яшьтәгеләр дә бар", – Дәүләт Советы депутаты Валерий Власов. Генерал-лейтенанттан сайлаулар турында фикерен сораштык:


– Мин бүген сайлауларга барып Россия Президентын гына түгел, армия башкомандующиен да сайлап кайттым! Тору урыны буенча Казанда тавыш бирдем дә, Дәүләт Солветы депутаты буларак Кама Тамагы, Тәтеш районнарына чыгып киттем. Кешеләр белән аралашканда, бары уңай тәэсирләр генә әйтәләр. Шәхсән үзем дә стабильлек өчен тавыш бирдем. Безнең илебез икътисади тотрыклы һәм үсештә булган дәүләт булырга тиеш, шуның өчен тавыш бирдем.



Исегезгә төшерәбез: Республикада барлыгы 6 округ сайлау комиссиясе һәм 2817 участок сайлау комиссиясе. Үзәк сайлау комиссиясе мәгълүматлары буенча, бүгенге сайлауларда Татарстан Республикасыннан 2,933 млн сайлаучы катнашырга тиеш.

Россия Президентына кандидатлар: Сергей Бабурин, Павел Грудинин, Владимир Жириновский, Владимир Путин, Ксения Собчак, Максим Сурайкин, Борис Титов, Григорий Явлинский.

Сайлау бүлекчәсенә паспорт белән килү зарур.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев