УРАЗА ҺӘМ КОРБАН ГАЕТЕ КӨННӘРЕ РАСЛАНДЫ

Татарстан Республикасы Рөстәм Миңнеханов Ураза һәм Корбан Гаете көннәрен раслады. Алар кайчан бәйрәм ителәчәк?

Татарстан Республикасы Рөстәм Миңнеханов 2020 елда Ураза һәм Корбан Гаете көннәрен раслады. 

– Татарстанның 1992 елның 19 февралендә кабул ителгән “Татарстан Республикасының бәйрәм көннәре  һәм истәлекле даталары” турындагы 1448-XII номерлы кануны нигезендә 2020 елның 24 май көнен Ураза Гаете бәйрәме көне дип игълан итәм.

Әлеге карарда президент Корбан Гаете көненең кайчан бәйрәм ителәчәген дә әйтеп уза:

– 2020 елның 31 июле көнен Корбан Гаете бәйрәме көне дип игълан итәм. Әлеге күрсәтмә шушы вакыттан үз көченә керә, - диелә ТР президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан имзаланган рәсми кәгазьдә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
Шәп укыла
Иҗат
КӨТЕЛМӘГӘН БОРЫЛЫШ
137
0
0
Иҗат
КЫЯР БЕЛӘН ПОМИДОР ТУРЫНДА ХИКӘЯТ
673
0
0
Иҗат
«УНБЕРЕНЧЕ ӘХМӘТ» ӘКИЯТЕ
1533
0
1