Белми калма
«УНИКС»та ҺӘМ КАЗАН ЯР БУЕНДА – СТУДЕНТЛАР КӨНЕ
Бүген Казанның «УНИКС» мәдәни-спорт комплексында студентлар көненә багышланган зур бәйрәм концерты үтә. Чара 400дән артык студентны берләштерәчәк. Концерт 15.30 сәгатьтә башлана. Программада җыр, бию һәм театраль номерлар булачак. Студентларны Казан федераль университеты җитәкчелеге, шулай ук Татарстанның яшьләр иҗтимагый оешмалары лидерлары котлаячак.
Шулай ук бүген кичен 18:00дә студентлар көнен Казан яр буенда да уздырырга мөмкин. Анда төрле бәйгеләр, уеннар һәм викториналар үтәчәк. Ә җиңүчеләрне истәлекле бүләкләр көтә. Әле ул гына да түгел, 19:30да яр буенда «BoysBand» автор-башкаручылар төркеме чыгыш ясаячак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
21 октября 2025 - 15:54
БЕРЕНЧЕ ЯРДӘМ КҮРСӘТҮ БУЕНЧА РЕГИОНАЛЬ ЧЕМПИОНАТ
-
15 октября 2025 - 14:58
«АВАЗДАШ» ТЕАТР ФЕСТИВАЛЕНЕҢ АФИШАСЫ БИЛГЕЛЕ
-
13 октября 2025 - 11:17
ЯШЬЛӘРНЕ ТАРИХИ АГАРТУ ӨЛКӘСЕНДӘГЕ «ТАРИХ ТАВЫШЫ» БӨТЕНРОССИЯ ПРЕМИЯСЕНӘ ГАРИЗАЛАР КАБУЛ ИТЕЛӘ БАШЛАДЫ
-
8 октября 2025 - 13:10
ТҮБӘН КАМА ТАТАР ДӘҮЛӘТ ТЕАТРЫ ТУФАН МИҢНУЛЛИН ИСЕМЕНДӘГЕ ЗАМАНЧА ДРАМАТУРГИЯ БӨТЕНРОССИЯ ФЕСТИВАЛЬ-БӘЙГЕСЕ УЗДЫРА
Нет комментариев