«УМНИК» ИННОВАЦИОН ПРОЕКТЛАР БӘЙГЕСЕ: ЯРТЫ МИЛЛИОНЛЫК ГРАНТ КЕМГӘ ЭЛӘГЕР?
18 ноябрь көнне Казанда «Умник» программасының өч көнлек финалы тәмамланды, биредә Татарстанның 72 яшь инноваторы үз проектларын тәкъдим итте. Быел инновацион проектлар бәйгесенә 134 гариза килгән. Финалга узган 72 катнашучы исә өч көн дәвамында проектларын экспертлы жюрига тәкъдим итте.
Эшләр алты юнәлеш буенча кабул ителгән: цифрлы технологияләр, медицина һәм сәламәтлек технологияләре, яңа материаллар һәм химик технологияләр, яңа җайланмалар һәм интеллектуаль җитештерү технологияләре, биотехнологияләр һәм ресурсларны саклый торган энергетика.
Бәйге 18 яшьтән алып 30 яшькә кадәр инновацияләргә ярдәм фонды тарафыннан үткәрелә. Оешма яшь галимнәргә генә түгел, ә стартапларга, эшләнмәләрне коммерцияләштерүгә һәм бизнесны киңәйтүгә ярдәм итүгә дә юнәлтелгән.
Бәйгедә эшләрне бәяләүнең төп критериесе – проектны коммерцияләштерү, ди оештыручылар. Шуңа жюри арасында эшкуарлык берләшмәсе вәкилләре дә бар иде. Алар проектларга продуктка булган сорау, конкурентлы өстенлекләре һәм импортны алмаштыру күзлегеннән бәя бирде. Алга таба региональ жюри проектлар арасыннан егерме иң яхшы эшне сайлап, аларны Инновацияләргә ярдәм итү фондына тәкъдим итәчәк. Җиңүчеләр исемлеге быел билгеле булачак.
Бәйгенең приз фонды 10 миллион сумны тәшкил итә. Җиңгән проектлар һәрберсе 500 мең күләмендә финанс ярдәм алачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
15 мая 2026 - 11:42
КАЗАНДА «ИСЛАМ ДӨНЬЯСЫНЫҢ МӘДӘНИ БАШКАЛАСЫ» ЕЛЫН БАШЛАП ҖИБӘРДЕЛӘР
-
14 мая 2026 - 10:38
КАЗАНДА БАЛАЛАР АРАСЫНДА РЕГБИ ТУРНИРЫ УЗАЧАК
-
13 мая 2026 - 13:19
КАЗАНДА ЭЛЕКТРОСАМОКАТ ПАРКОВКАЛАРЫ СХЕМАСЫННАН 23 АДРЕС АЛЫНДЫ
-
12 мая 2026 - 13:12
РФ СӘЛАМӘТЛЕК САКЛАУ МИНИСТРЛЫГЫ ЯҢА МЕДИЦИНА БЕЛГЕЧЛЕКЛӘРЕ КЕРТЕРГӘ ТӘКЪДИМ ИТТЕ
Нет комментариев