УКЫТУЧЫЛАРГА – 1 МИЛЛИОН СУМ!
Тиздән авыл мәктәпләренә эшләргә кайтучы укытучыларга хөкүмәттән 1 миллион сум (!) күләмендә акча түли башлаячаклар. “Земство укытучысы” (“Земский учитель”) дәүләт программасы 2020 ел башыннан гамәлгә керергә тиеш.
Хәтерләсәгез, бу программаны 2019 елның февралендә Федераль җыенга юллама вакытында Россия Президенты Владимир Путин тәкъдим иткән иде. Аның буенча авылга һәм кечкенә шәһәрләргә эшкә кайткан укытучыларга 1 миллион сум күләмендә акча түләү каралган. Авыл һәм кечккенә шәһәрләр дигәндә сүз торак пунктлар, эшче бистәләре, шәһәр тибындагы бистәләр һәм 50 меңгә кадәр кеше яшәгән шәһәрләр турында бара.
Әлеге программага кайсы категория укытучылар эләгәчәк соң? Башта әлеге түләүгә 50 яшькә кадәрге мөгаллимнәр дәгъва итә алачак дип белдергәннәр иде. Хәзер исә яшь күләме арттырылган. Бу акчага 55 яшькә кадәрге укытучылар лаек була алачак.
Хәзерге вакытта программаны әзерләү эшләре бара. Ул 1 декабрьгә кадәр төгәлләнергә һәм 2020 елдан гамәлгә куелырга тиеш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
18 апреля 2025 - 12:12
TUBATAY BEATS ТӨРКЕМЕ БЕРЕНЧЕ АЛЬБОМЫН ТӘКЪДИМ ИТТЕ
-
18 апреля 2025 - 11:53
КАЗАН ЯШЬ ТАМАШАЧЫЛАР ТЕАТРЫНДА ЯҢА СПЕКТАКЛЬ
-
18 апреля 2025 - 10:52
ТАТАРСТАНДА ЭШЛӘҮЧЕ ЯШЬЛӘР ӨЧЕН «МОЛОТ» ПРОЕКТЫНЫҢ ТӨБӘК ЭТАБЫ ДӘВАМ ИТӘ
-
18 апреля 2025 - 10:46
ТАТАР ТЕЛЕ ҺӘМ ӘДӘБИЯТЫ БУЕНЧА XII ХАЛЫКАРА ОЛИМПИАДА ҖИҢҮЧЕЛӘРЕ БИЛГЕЛЕ
Нет комментариев