Белми калма
Укытучылар кирәк түгел...
Россия Хезмәт министрлыгы каршындагы Хезмәт фәнни-тикшеренү институты илнең эре һәм урта оешмалары эшчәнлегенә анализ ясаган һәм бүгенге көндә ихтыяҗ аеруча кечкенә булган профессияләр исемлеген әзерләгән.
Бактың исә, хәзерге вакытта Россиядә иң кирәксез профессияләр - бухгалтерлар һәм урта белем бирү учреждениеләренә укытучылар икән. "Оешмаларда әлеге һөнәрләргә ихтыяҗ юк диярлек. Эш урыннары тулы. Шуңа күрә урта мәктәп укытучыларына ихтыяҗ нибары - 1%, бухгалтерларга- 1,4% тәшкил итә", - дип нәтиҗә ясаганнар биредә.
Россиянең хезмәт базарында суд, адвокат һәм нотариаль эшчәнлек белән шөгыльләнә торган урта юридик персоналга да ихтыяҗ аз. Сәнгать галереяләре, музей һәм китапханәләргә дә белгечләр кирәк түгел.
Әлбәттә, "ә нинди профессияләргә ихтыяҗ зур?" - дигән сорау туа. Хәзерге вакытта бу - сатучылар һәм сакчылар! Авыл хуҗалыгы тармагы, урман хуҗалыгы, балык үрчетү өлкәләре исә югары квалификацияле кадрларга мохтаҗ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
3 июля 2025 - 12:18
ТАТАРСТАН ЯШҮСМЕРЛӘРЕ ТУГАН ТЕЛДӘ ШӘХСИ БЛОГЫН ҮСТЕРӘ ҺӘМ ЗУР ЧАРАЛАРГА АККРЕДИТАЦИЯ АЛА АЛАЧАК
-
20 июня 2025 - 15:23
YUMMY MUSIC ЛЕЙБЛЫ ЯҢА ҺӘМ ҮЗЕНЧӘЛЕКЛЕ КОМПОЗИЦИЯ ТӘКЪДИМ ИТӘ — «QARA LOGAN»
-
20 июня 2025 - 14:57
«ВИДИМО-НЕВИДИМО» ПРОЕКТЫ ЯҢА ТАМАША ТӘКЪДИМ ИТӘ
-
18 июня 2025 - 11:14
СТУДЕНТЛАР ФОРУМЫНА РӘХИМ ИТ!
Нет комментариев