Укытучылар кайда күбрәк акча эшли?

РИА рейтинг экспертлары Россиянең төрле төбәкләрендәге укытучыларның хезмәт хакы рейтингын булдырган. Шулай итеп, хезмәт хакы базарында лидерлар һәм антилидерлар ачыкланган. Әлеге исемлекне төзегәндә, дәүләт һәм шәхси мәктәпләр, керемгә карап салына торган налог та исәпкә алынган. Бу рейтингка 2018 елның 11 ае буенча мәгълүмат кергән.

Былтыр белем бирү тармагындагы хезмәткәрнең уртача хезмәт хакы 30 мең сумны тәшкил иткән. Ә айлык уртача чиста хезмәт хакы 37,8 мең сум булган. Белем бирү тармагында эшләүче 5,5 миллион кешенең 3 миллионы балаларны укыту һәм тәрбияләү белән шөгыльләнә. Тәрбиячеләр белән чагыштырганда, мөгаллимнәрнең хезмәт хаклары артыграк.

Мәскәү һәм Ерак Көнчыгыш укытучылары акчаны каерып ала. Россия башкаласы 59,5 % укытучы һәм тәрбияче 50 мең сумнан күбрәк акча эшли. Башка төбәкләрдә моның кадәр хезмәт хакы алучы мөгаллим юк. Санкт-Петербургта да белем бирү хезмәткәрләренең бары тик 34,4 проценты гына 50 мең сумнан күбрәк ала.

Мәскәүдән соң икенче урынны Чукотка били. Анда белем бирү тармагында эшләүчеләрнең 49,9 проценты аена 50 мең сумнан күбрәк ала. Аннан соң рейтингта Магадан өлкәсе (38,7%), Камчатка крае (37,1%) һәм Сахалин өлкәсе (36,6%) бара.

Төньяк Кавказда укытучыларның хәле мактанырлык түгел. Мәскәү укытучысы белән Карачай-Черкессия укытучысының хезмәт хакы арасында аерма 200 тапкырга зуррак. Ингушетиядәге мәгариф хезмәткәрләренең – 0,5 %, Тамбов өлкәсендә һәм Чечняда – 0,9 проценты 50 мең сумнан артыграк акча ала. Калмыкия, Адегея, Мордовия, Төньяк Осетия, Чувашиядә 50 мең сум алып эшләүче укытучылар саны 2 процентка да тулмый.

Алтай крае һәм Дагестанда мәгариф тармагында эшләүчеләрнең яртысыннан артыгы 15 мең сумнан азрак хезмәт хакы ала. Рейтинг нәтиҗәләре буенча Россиянең 51 төбәгендә укытучы һәм тәрбиячеләрнең өчтән бере 15 мең сум хезмәт хакы да алмый икән. Ә мондый 15 мең сумлык хезмәт хаклары Мурманск өлкәсе һәм Камчатка краенда юк диярлек.

Алинә МИННЕВӘЛИЕВА әзерләде

Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
Шәп укыла
  • 3 гыйнвар 2020 - 13:07
    ҮГИ ӘНИ Чит авылга килен булып төшкәч, ут күршем дә, киңәшчем, таянычым да Әминә апа булды. Җор күңелле, шатланып, җырлап кына йөри торган апа иде ул. Өч улының өзелеп яраткан әнисе, Ядъкәр абыйның тугрылыклы хатыны иде.
    4970
    2
    79
  • 7 гыйнвар 2020 - 22:36
    ӨЧ ТУГАН − Кызым, йонны алай тарткалама, сузгалама, ярыймы? Менә болай көйләп кенә, аермый гына яз.  Алай өзгәләп бетергәч, ничек  аны җепкә оештырырга, ничек  эрләргә була? Оекбашсыз каласың бит! Нәни куллары белән йон язып утырган Лилия, әнисе күрсәткәнчә эшләргә тырышса да, онытылып китеп уйный башлый.
    4539
    3
    69
  • 13 гыйнвар 2020 - 17:12
    ГОМЕРЛЕ КОЕ “Авылыбызның бер чишмәсе миңа аеруча якын, – дип сөйләп китте, ике ел элек кенә бакча күршебез булып киткән Наилә апа. Дөресрәге, авылдан бераз читтәрәк ул, урман юлы буенда. Ата-бабаларның чишмәне “Гомерле кое” дип атаулары юктан гына булмагандыр – авылыбызның озын гомерле кешеләре байтак. Гадәттә коены – кое диләр, чишмәне – чишмә. Нишләп “Гомерле чишмә” түгел?
    4227
    2
    47

Блоглар
  • 28 ноябрь 2019 - 16:46
    СИН КАҺВӘНЕ ДӨРЕС ЭЧӘСЕҢМЕ?
    Юк, дустым, мин сине ничек дөрес итеп чокыр тотарга, матур итеп эчәргә өйрәтмим, анысын син миннән башка да яхшы беләсеңдер. Сүз бераз башка әйбер хакында.
    Гүзәл Закирова
    488
    0
    0
  • «ӘЙДӘ, ШАЯРТ»: ФИНАЛ
  • ТАТАР ИҖАДИ КОМАНДАЛАРЫ АРАСЫНДА МИНИ-ФУТБОЛ
  • РУБИН–ДИНАМО 0:1 (ФОТОРЕПОРТАЖ)
  • TAT CULT FEST 2019
  • ПИТРАУ-2019: КАРЕНДӘШЛӘР, АРУМЫ СЕЗ?
  • ПЕЧӘН БАЗАРЫ – 2019