Логотип Идель
Белми калма

УКЫТУЧЫ, СИҢА – 1 МИЛЛИОН СУМ!

10нчы гыйнвардан Татарстанда «Земский учитель» федераль программасында катнашу өчен укытучылардан гаризалар кабул ителә. Аның кагыйдәләре буенча авыл җирлегенә (авыл, эшчеләр бистәсе, шәһәр тибындагы бистә яки халкы 50 меңгә кадәр булган шәһәр) кайткан укытучыга акча бирелә.

Кемнәр катнаша ала?

– урта яки югары һөнәри белем алган

– квалификация таләпләренә һәм профессиональ стандартларга туры килгән

– 50 яшькә кадәрге

– педагогик эшчәнлектә стажы 1 елдан да кимрәк булмаган (документлар тапшыру вакытына) укытучы.

Бушлай сыр капкында гына булган кебек, әлеге программада катнашуның да үз шартлары бар. Акча алган укытучы шушы җирлектә, ким дигәндә, 5 ел укытучы булып эшләргә тиеш.

Безнең республикада «Земский учитель» программасында катнашырга Татарстанның 14 муниципаль районыннан укытучыларның 60 вакант вазыйфасы гариза тапшырган. Авылларда математика һәм физика, рус теле һәм әдәбияты, инглиз теле укытучыларына кытлык икән. Конкурсның сайлап алу турыннан соң, нәтиҗәдә 13 җиңүче ачыкланачак. Аларның һәрберсе кулларына 1 миллион сум акча алачак.

Ничек катнашырга?

1. https://zemteacher.edu.ru/ порталында укытучыга туры килә торган вакансиягә гариза калдырырга;

2. Гариза тутырырга һәм документлар пакетын түбәндәге адрес буенча тапшырырга: Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты, 420036, Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Социалистик урамы, 5 йорт, 3 нче кабинет. Гаризалар һәм документлар кабул итү өчен җаваплы  – Мартьянова Ольга Валерьевна, телефоны 8 (843) 533-03-90. Документлар 15 апрельгә кадәр эш көннәрендә 9.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр кабул ителә.

Искәртеп үтик, 2020 елда «Земский учитель» программасын башлап җибәрүне Россия Президенты Владимир Путин узган елда Федераль Җыенга Юлламасында тәкъдим иткән иде.

«Земский учитель» программасының бөтен шартлары турында тулырак биредә укырга мөмкин:

1. «Земский учитель» Бөтенроссия мәгълүмати порталы https://zemteacher.edu.ru/.

2. Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы сайтында (“Эшчәнлек” бүлеге – “Программа, проектлар һәм чаралар” – «Земский учитель» программасы

3. Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты сайты http://www.irort.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев