Логотип Идель
Белми калма

УКУЧЫЛАР ИҢ КҮБЕ КАЙСЫ ФӘННӘРДӘН БДИ ТАПШЫРА?

БДИ тапшырырга быел 797 мең кеше теркәлгән, аларның 692 меңе чыгарылыш сыйныф укучылары. Уртача аланда БДИ тапшыручылар саны 18 меңгә арткан.

Белүебезчә, һәр чыгарылыш сыйныф укучысы рус теле һәм математикадан имтиханны мәҗбүри рәвештә тапшыра. Шулай ук укучылар теләгән очракта сайлау фәннәреннән дә имтихан тапшыра. Бу уку йортларына керү өчен кирәк. Иң популяр сайлау фәннәре арасында беренче урында җәмгыять белем тора. Аны 375 мең кеше (48%)сайлаган. 167 меңнән артык кеше (21%) физикадан БДИ тапшырырга уйлый, 158 мең кеше (19,8%) биологияне сайлаган. Шулай ук 132 мең кеше (16,6%) тарих, 108 мең кеше (13,6%) информатика, 107 мең (13,4%) химия, 65 мең (8,2%) рус әдәбияты, 23 мең  (2,9%) кеше географиядән БДИ тапшырырга җыена.

– Чыгарылыш сыйныф укучылары табигать фәннәре белән кызыксына башлады. Быел физика, биология һәм химиядән БДИ тапшырырга теләүчеләр саны тагын да артты, – ди Фән һәм мәгариф өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтенең вакытлыча җитәкчесе Анзор Музаев, – информатикадан имтихан тапшырырга теләк белдерүчеләр саны да арта. Ә менә җәмгыять белеменнән БДИ тапшырырга теләүчеләр акрынлап кими.  

Чит телләр арасында инглиз теле популяр булып калуын дәвам итә. Аннан имтиханны быел 104 мең (13%) кеше тапшырырга тели. Алман теленнән имтихан тапшырырга дип  1873 мең кеше теркәлгән, француз теленнән 1247 мең, кытай теленнән 358, испан теленнән 307 кеше имтихан тапшырырга ниятли.

– Кытай теленнән БДИ әле бездә икенче тапкыр гына уздырыла. Әмма аннан имтихан тапшырырга теләүчеләр саны шактый, – ди Анзор Музаев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев