Тиздән Россиядә укучылар мәктәпкә берсеннән-берсе авыр дәреслекләр ташудан туктаячак.

Россия түрәләре социаль өлкә эшчәнлеген оптимизацияләү буенча концепция әзерләгән. Аның бер пункты мәктәп укучылары тормышын шактый җиңеләйтә. Укучылар мәктәпкә авыр рюкзаклар ташудан туктаячак. Бу макксаттан мәктәпләрдә һәр бала өчен шәхси шкафлар булдыру каралган. Моннан тыш, гардеробта көтү вакытын кыскарту, китапханәләрдә чиратларны бетерү күздә тотыла.

Хәер, боларны тормышка ашыру өчен тагын биш ел көтәргә кирәк булачак.