УКУ ЕЛЫ КАЙЧАН ТӘМАМЛАНАЧАК?
Хәзерге вакытта укучылар дистанцион рәвештә белем ала. Тик күп кешене быел уку елының тәмамлану вакыты кызыксындыра. Шунысы билгеле булды: Татартанда уку елы гадәттәгечә – май ахырында тәмамланачак.
Башлангыч сыйныф укучылары – 25 майда, урта сыйныф укучылары 30 майда укуларын тәмамлый. “Укуны гадәти вакытта тәмамлау турында карар кабул ителде, – ди Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева.
11нче сыйныф укучыларына гадәттәгечә ял булмаячак. Аларның БДИлары 8 июньдә башланырга тиеш. 9нчы сыйныф укучылары өчен ТДИлар 9нчы июньдә старт алу планлаштырыла.
“Әгәр санитар-эпидемиологик вәзгыять тотрыклы булса, без имтиханнар алдыннан 9, 11нче сыйныф укучылары белән күрешәчәкбез. Хәзерге вакытта ТДИны урыннарда уздыру мәсьәләсе хакында фикер алышу бара. Ләкин моның турында карар кабул ителмәгән. Шуңа имтиханнар турында өстәмә хәбәр ителәчәк”, – ди Ләйлә Фазлыева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
18 апреля 2025 - 12:12
TUBATAY BEATS ТӨРКЕМЕ БЕРЕНЧЕ АЛЬБОМЫН ТӘКЪДИМ ИТТЕ
-
18 апреля 2025 - 11:53
КАЗАН ЯШЬ ТАМАШАЧЫЛАР ТЕАТРЫНДА ЯҢА СПЕКТАКЛЬ
-
18 апреля 2025 - 10:52
ТАТАРСТАНДА ЭШЛӘҮЧЕ ЯШЬЛӘР ӨЧЕН «МОЛОТ» ПРОЕКТЫНЫҢ ТӨБӘК ЭТАБЫ ДӘВАМ ИТӘ
-
18 апреля 2025 - 10:46
ТАТАР ТЕЛЕ ҺӘМ ӘДӘБИЯТЫ БУЕНЧА XII ХАЛЫКАРА ОЛИМПИАДА ҖИҢҮЧЕЛӘРЕ БИЛГЕЛЕ
Нет комментариев