УДМУРТ, ЧУВАШ, МОРДВА ТЕЛЛӘРЕННӘН ОЛИМПИАДАДА КҮПМЕ КЕШЕ КАТНАША?
Татарстанда чуваш, удмурт, мари, мордва телләреннән республика олимпиадасы башланып китә. Анда барлыгы ничә кеше катнаша?
21-23 декабрь көннәрендә “Дуслык” сәламәтлек һәм белем бирү комплексы базасында туган телләр буенча республкакүләм олимпиаданың йомгаклау этабы башланып китә. Укучылар чуваш, удмурт, мари, мордва телләре һәм әдәбиятыннан белемнәрен күрсәтәчәк.
Олимпиаданың максаты – сәләтле укучыларны ачыклау, аларның талантларын үстерү, туган тел һәм әдәбият дәресләрен камилләштерү.
Анда Татарстанның 17 муниципаль районыннан 9-11 сыйныф укучылары катнашачак. Барлыгы 110 бала килер дип көтелә.
Нәтиҗәләр 23 декабрь көнне ясалачак. Тантаналы бүләкләү чарасы да шул көнгә планлаштырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
20 июня 2025 - 15:23
YUMMY MUSIC ЛЕЙБЛЫ ЯҢА ҺӘМ ҮЗЕНЧӘЛЕКЛЕ КОМПОЗИЦИЯ ТӘКЪДИМ ИТӘ — «QARA LOGAN»
-
20 июня 2025 - 14:57
«ВИДИМО-НЕВИДИМО» ПРОЕКТЫ ЯҢА ТАМАША ТӘКЪДИМ ИТӘ
-
18 июня 2025 - 11:14
СТУДЕНТЛАР ФОРУМЫНА РӘХИМ ИТ!
-
11 июня 2025 - 12:36
СПЕКТАКЛЬ-ФЭНТЕЗИ «МИРАС»: КАЗАН ЦИРКЫ БЕРЕНЧЕ ТАПКЫР ТАТАР МӘДӘНИЯТЕ ТУРЫНДА ТАМАША ТӘКЪДИМ ИТӘ
Нет комментариев