Логотип Идель
Белми калма

УЧИ.РУ ОЛИМПИАДАСЫНДА КАТНАШ – ВУЗГА БУШЛАЙ КЕР!

Учи.ру математика олимпиадасы финалистлары, Россиянең 9 төбәге вузларына кергәндә, ташламаларга ия булачак.

Татарстан һәм Россиянең тагын 76 төбәгендә 13 гыйнварда мәктәп укучылары өчен математика буенча онлайн-олимпиада башланды. Әлеге интеллектуаль ярышларына Россиянең 9 төбәге вузлары теләктәшлек күрсәтә. Аларда 10-11 сыйныф укучыларына, укырга кергәндә, ташламалар һәм бонуслар каралачак. Аерым алганда, бу БДИга өстәмә баллар, укырга кергәндә өстенлекләр, югары стипендия, укуга һәм башка әйберләргә ташламалар бирелүне күздә тота.

Әлеге олимпиадаларны хуплаган вузлар арасында В.Г. Тимирясов исемендәге Казан инновация университеты да бар. Олимпиада финалистлары ярышларның вуз-партнерларында өстенлекләр белән кулланырга мөмкин.

Математик олимпиадалар белем бирү онлайн-платформасында уздырыла, онлайн-формат компьютер яки планшеттан биремнәрне үзеңә уңайлы вакытта чишәргә мөмкинлек бирә. Әлеге интеллектуаль  ярышлар бушлай. Бу биремнәр математика, мантыйк һәм алгоритмик фикерләү рәвешен үстерә.

2019 елда Учи.ру математик ярышларында 730 000 укучы катнашкан, шуларның 24 000е – Татарстаннан. Олимпиада 13-26 гыйнвар арасындагы – сынау, 27 гыйнвар – 9 февраль арасындагы төп турдан тора. Сынау турлары финал турына тәэсир ясамый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев